Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ландыш Нигъмәтҗанова Яңа елга Кыш бабайдан нинди бүләк сораган

Эстраданың популяр җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова 2017 елны Казанда тормыш иптәше Фәрит, балалары Әнвәр, Ләйлә һәм Гомәр белән каршы алган. Моннан тыш, бәйрәм табынында ерак араларны якын итеп чит илдән кайткан кунак кызы да булган. - Сан-Францискода яшәүче дустым Әдилә Сафа 3 атнага Казанга кунакка кайтты. Аның белән 7 ел элек...

Эстраданың популяр җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова 2017 елны Казанда тормыш иптәше Фәрит, балалары Әнвәр, Ләйлә һәм Гомәр белән каршы алган. Моннан тыш, бәйрәм табынында ерак араларны якын итеп чит илдән кайткан кунак кызы да булган.


- Сан-Францискода яшәүче дустым Әдилә Сафа 3 атнага Казанга кунакка кайтты. Аның белән 7 ел элек таныштык һәм якын дусларга әверелдек. Ул - бик гади, мәрхәмәтле, тәртипле, ярдәмчел кеше. Әти-әнисе - татарлар. Япониядә туып-үсеп, Сан-Францискога күченгәннәр. Әби-бабалары исә Пермь якларыннан. Әдилә моннан 3 ел элек Яңа елны бездә каршы алган иде. Әти-әнисе дә безнең якларда еш була. Әдилә русча белми диярлек, татар һәм инглиз телләрендә иркен аралаша, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ландыш Нигъмәтҗанова.

Быел балалары белән бергә Ландыш та Кыш бабайга хат язган. «Аллага шөкер, Кыш бабай сораган бүләгемне чыршы астында калдырып киткән. Рәхмәт инде үзенә! Әлеге затлы хушбуй турында күптәннән хыяллана идем!» - ди җырчы.


Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев