Әтнә таңы

Ларисада кунакта

Кырмыска оясы

Камыр өчен: 1 йомырка, 1 стакан песок, 1 пачка маргарин (яки ак май) эретеп, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч һәм он. Туңдыргычта 20 минут тотабыз һәм иттарткычтан чыгарып табага кәгазь куеп пешереп алабыз.
Кремы: 1 банка кайнатылган сөт (варен.сгущ), ярты банка сыек сөт (сгущен.молоко), 100 грамм ак май йомшартылган, миксер белән болгатабыз. Пешкән камырларны болгатып, матур итеп өеп менәбез.
Затлы, татлы чәк-чәгем
4 йомырка агын яхшылап күпертәбез, ярты чәй кашыгы шикәр комы, 1 чеметем тоз, ярты чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 80-100 мл. сөт салабыз. Болгатабыз, акрынлап кына онны агач кашык белән, аннары куна тактасына төшереп, токмач камырыннан йомшак камыр басабыз. Өстен каплап ял иттерәбез.
Ике савытта май кайнарлап, суытабыз. Камырны өч өлешкә бүлеп юкарак итеп җәябез. Махсус кискеч ярдәмендә кисеп чыгабыз, майда кыз­дырып алабыз. Төшләр ак төскә кереп өскә күтәрелсә май әзер дигән сүз.
Баллау: 100 грамм шикәр комы, 1/4 стакан су, кайнатып чыгарабыз, кушабыз өеп 5-6 аш кашыгы бал. Салкын суда җәелеп китмәсә бал әзер.
Бу тәмле чәк-чәк рецепты өчен Гөл­чә­чәк апа Фатхуловага рәхмәтемне җиткерәм.
Кабак эчендә
ат ите белән яшел­чә­ләр
Иң беренче эш итеп кабакның эчен чистартабыз, күпме эчлек кирәк буласын чамалыйбыз.
Итне табада кыздырып, әз генә кайнаган су салып, тоз, борыч сибеп, "тушить" итеп алабыз, калган яшелчәләрне вак итеп турыйбыз, бәрәңге, кишер, помидор, татлы борыч, баклажан, суган һәм шулпа яки кайнаган су салып яртысыннан "тушить" итеп алабыз, тоз, борыч салып.
Кабакның эченә тоз, борыч сөртәбез, әзер эчлекне салып, өстенә капкачын каплап пешәргә куябыз, минеке 2 сәгать пеште, уртача температурада.
Чүлмәктә пешкән
ит белән бәрәңге
Безгә кирәк, туралган ит, бәрәңге, суган, тоз, төелгән борыч.
Ит белән бәрәңгене, суганны бергә кушып, тоз, борыч сибәбез дә чүлмәкләргә тутырабыз, өстенә 3 аш кашыгы кайнаган су салабыз, 1 сәгать 20 минут пешереп алабыз духовкада, пешеп чыккач өстенә ак май (слив.масло) салабыз.

Реклама

Тәмле тәбикмәк
Әнием янына кайткач мин аны һаман пешертәм, әнием пешергәне аеруча да тәмле була, үзем дә пешереп карарга булдым әле... рецепты әниемнеке.
Безгә кирәк: 0,5 литр җылы су белән җылы сөтне кушып салабыз, 2 йомыр­ка, 4 аш кашыгы сыек май, шикәр комы, тоз, 1 чәй кашыгы чүпрә, он.
Иң беренче чүпрәне күпертеп алабыз: 0,5 стакан җылы суга салабыз, 1 чәй кашыгы чүпрә, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы он, җылы урынга куеп ял иттерәбез, кабарып менгәч, сөткә кушабыз, йомырка, сыек май, тоз, шикәр комы, он салып, бик сыек булмаган камыр әзерлибез, җылы урынга 50 минутка кабартырга куябыз. Кызган табада беренче тәбикмәкне табаны майлап, ә калганнарын майламыйча гына пешерәбез, пешкәннәрен эретелгән ак май белән майлап, тәлинкәгә тезеп, өеп барабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: