Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җөлби юлын ник оныттылар? –“Әтнә таңы”

Сез сораган идегез Җөлби юлын ник оныттылар? Җәйлектә байтак авыллар юллы булды. " Быел Җөлби халкы юллы булачак", дип үзегез үк яздыгыз, ә без һаман юлсыз. Ник Җөлби юлы гел читтә кала? Яңа Җөлби авылы халкы Әнә шулай дип шалтыраталар безгә, социаль челтәрләге ачык группаларга да язып куялар, исемен куйганы...

Сез сораган идегез

Җөлби юлын ник оныттылар?

Җәйлектә байтак авыллар юллы булды. " Быел Җөлби халкы юллы булачак", дип үзегез үк яздыгыз, ә без һаман юлсыз. Ник Җөлби юлы гел читтә кала?

Яңа Җөлби авылы халкы Әнә шулай дип шалтыраталар безгә, социаль челтәрләге ачык группаларга да язып куялар, исемен куйганы бар, куймаганы бар. Анысы хәзер мөһим дә түгел, Люция апа Гарипованың хатына "Яңа Җөлби юллы булачак", дип дөрестән дә газетабызга язган идек. Ара-тирә бик кызганыч та булып китә, без юл төзүчеләр түгел, журналистлар гына шул. Нәрсә дип җавап бирәләр, шуны язабыз.

"Референдум акчасын без дә бирдек", дисез. Менә шул сездән ишеткәннәрнең барысын Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Мөхәмәдҗановка җиткердем. Җавап менә болай:

- "Олы Әтнә - Яңа Җөлби юлы"ның 600-700 метрына быел җир азрак туңдыру белән вак таш сала башлыйбыз. "Әтнә агрохимсервис" оешмасы хезмәткәрләре башкарачак бу эшне. Юл үзара салым акчасына төзекләндереләчәк, ә калган өлешенә - киләсе референдум узгач, шуннан соң җыйналган үзара салым акчасына җәячәкбез.

- Яңа Җөлби юлына Комыргуҗа ягыннан да юл салынасы, дип ишеткән идем...

- Әйе, анысы дәүләт программасы нигезендә башкарылачак, нечкәлекләрен әйтә алмыйм. Менә шундый җавап әлегә. Артык әллә ни шатландырырлык булмаса да, юк ише түгел.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев