Әле дә беренчелекне бирми
Чын мәгънәдә шәхес дип олылауга лаеклар сирәк. Мансур Габделхәй улы Сафин әнә шул сирәкләрнең берсе. Аның бөтен тормыш юлы спорт, башлыча чаңгы ярышы белән бәйләнгән. Әле 1978 елны ук Олы Әтнәнең Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы республиканың чаңгы ярышы беренчелегендә VIII урын яулый. Спорт остасына кандидат нормативын үти. Осталыгы...
Чын мәгънәдә шәхес дип олылауга лаеклар сирәк. Мансур Габделхәй улы Сафин әнә шул сирәкләрнең берсе.
Аның бөтен тормыш юлы спорт, башлыча чаңгы ярышы белән бәйләнгән. Әле 1978 елны ук Олы Әтнәнең Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы республиканың чаңгы ярышы беренчелегендә VIII урын яулый. Спорт остасына кандидат нормативын үти. Осталыгы тренер буларак та ачыла. 1980 елны ул әзерләгән команда Бөтенроссия чаңгы ярышында IX урын ала. Өч елдан соң аның шәкертләре Россия беренчелегендә чемпион исемен яулыйлар. Ул бүген дә команда составында чыгыш ясаган Шамил һәм Камил Сираҗиевләр, Илдар Хәнәфиев, Марсель Бәйрәмов, Фәнил Гарәфиев, Радик Бәйрәмов, Айрат Ситдиков белән горурлана. Хәтта бу егетләр Татарстанның яшьләр җыелмасына кертеләләр.
Мансур Сафин 60 яшен тутырып килсә дә, районның "Россия чаңгы юлы" бәйгесендә ел саен I урын яулый. Ул туплаган техникум командасы да "Буревестник" җәмгыятенең 10 спорт төрен эченә алган бәйгеләрендә ел саен I-II урыннарны ала.
Уңышларын искә алып, 1998 елны ТРның физик культура отличнигы исемен бирәләр. 2002 елны Чистайда узган "Урта-махсус уку йортының иң яхшы укытучысы" бәйгесендә III урынга лаек була. ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кулыннан истәлек бүләге ала. 2005 елны "Казанның меңьеллыгы" медале белән бүләкләнә. 2007 елны "Татарстанның атказанган физкультура укытучысы" исеменә, 2008 елны ТР яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хатына лаек була.
Гаилә бәхете дә түгәрәк аның. Больницада эшләп, пенсия ялына чыккан тормыш иптәше Таһирә апаны, кызы, теш табибы Гөлнара һәм улы, контроль-ревизия палатасы рәисе Ринас Сафинны белмәүчеләр сирәк. Районыбыз зур түгел.
- Тормышымнан канәгать. Кая гына барсам да Әтнәбезне танытырга тырышам, - ди үзе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.6700
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.22500
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.6800
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.12600
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.6500
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.8800
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13400
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.8100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.30204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика