Әтнә таңы

Әле ярый Сез бар, әниләр!

Бәйрәм котлавы Бу чаклы садәлек кайлардан килгәндер?- Сез җирдә, мөгаен, аяклы гөлләрдер. Показать полностью.. Яктырып-балкытып торасыз җаннарны,- Әллә сез бәхеткә гомерлек таңнармы? Хөрмәтле әниләребез! Газетабызны укучы сөекле хатын-кызларыбыз! Яз аһәңенә тәңгәл бәйрәмебез - Әниләр көне якынлаша. Җанга җылылык, мәрхәмәт иңә. Яшәвебезгә ямь бирүче, тормышыбыздагы бетмәс мәшәкатьләрне үз иңендә тартучы, балаларыбызны...

Реклама

Бәйрәм котлавы
Бу чаклы садәлек кайлардан килгәндер?-
Сез җирдә, мөгаен, аяклы гөлләрдер.

Яктырып-балкытып торасыз җаннарны,-
Әллә сез бәхеткә гомерлек таңнармы?

Хөрмәтле әниләребез! Газетабызны укучы сөекле хатын-кызларыбыз!
Яз аһәңенә тәңгәл бәйрәмебез - Әниләр көне якынлаша. Җанга җылылык, мәрхәмәт иңә. Яшәвебезгә ямь бирүче, тормышыбыздагы бетмәс мәшәкатьләрне үз иңендә тартучы, балаларыбызны тәрбияләүче, ара-тирә төн йокылары да күрмәүче хатын-кыз әниләребезгә тиешле хөрмәтне күрсәтәсе килә. Замана ыгы-зыгысы белән Сезгә игътибарыбыз да җитмидер... Ә Сез һаман елмаясыз, һаман безгә ярдәм кулы сузасыз. Сез һаман безнең белән бергә каласыз! Безне укыйсыз, киңәшләрегезне бирәсез. Эч серләрегезне ышанып тапшырасыз... Шундый көчле Сез! Без Сезнең белән горурланабыз.
Районыбыз - авыл хуҗалыгы районы, терлекчелек тә, игенчелек тә зур көч таләп итә. Бу тармакта хезмәт куючыларның да күпчелеге- әниләр, хатын-кызлар. Ә уңышлары сөенерлек. Гомумән, кайда гына эшләсәгез дә, Сезнең тырыш хезмәтегез, өлгерлегегез, сабырлыгыгыз сокландыра, ара-тирә гаҗәпләндерә дә... Шундый булганыгыз,олы җаныгыз өчен рәхмәт! Бәйрәмегез мөбарәк булсын, сау-сәламәт булыгыз! Һәркайсыбызга гаилә бәхете насыйп булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күрергә язсын! Сезгә карап сокланабыз, күңелләрдә бары горурлык.
Рәхмәт Сезгә, әле ярый Сез бар,
Бу дөньяда үрнәк булырлык!
Әниләр бәйрәме белән Сезне! Бәхетле булыгыз!


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: