Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлеге премияне Әтнәләр дә алырга мөмкин

Авыл хуҗалыгы исәбен алган өчен премия биреләчәк 2016 елның 1 июленнән башланып, августка кадәр дәвам итәчәк Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе кысаларында, Татарстанның муниципаль берәмлекләре арасында бәйге игълан ителде. Республиканың Министрлар Кабинеты карары буенча, авыл хуҗалыгы исәбен алуны иң яхшы әзерләгән һәм үткәргән муниципаль берәмлекләр төбәк бюджетыннан акчалата премияләргә...

Авыл хуҗалыгы исәбен алган өчен премия биреләчәк

2016 елның 1 июленнән башланып, августка кадәр дәвам итәчәк Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе кысаларында, Татарстанның муниципаль берәмлекләре арасында бәйге игълан ителде. Республиканың Министрлар Кабинеты карары буенча, авыл хуҗалыгы исәбен алуны иң яхшы әзерләгән һәм үткәргән муниципаль берәмлекләр төбәк бюджетыннан акчалата премияләргә лаек булачак.

Муниципаль берәмлекләрнең хезмәте исәп алу объектлары исемлеген төзү сыйфатына һәм исәп алу нәтиҗәләренең әлеге исемлек белән тәңгәллегенә, исәп алуда катнашкан хезмәткәрләрнең әзерлек дәрәҗәсенә, исәп алучыларны эш бүлмәсе, бөтен кирәк-яраклар, техник һәм транспорт чаралары белән тәэмин итүгә, халыкка авыл хуҗалыгы исәбен алуның максатлары турында мәгълүмат тарату, аңлату эшләре алып баруга карап бәяләнәчәк. Бәйгегә тиешле материалларны агымдагы елның 19 агвустына кадәр Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан буенча территориаль төбәк органына юлларга кирәк. Приз фонды 350 мең сумны тәшкил итә: беренче урын өчен 200 мең сум, икенчегә - 100 мең сум, өченче урынга 50 мең сум каралган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев