"Үлемсез полк" акциясендә 107 меңнән артык татарстанлы катнашты – “Әтнә таңы”
Башкалабызда "Үлемсез полк" акциясе узды. Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда узган әлеге чарада 45 меңгә якын кеше катнашты. Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын...
Башкалабызда "Үлемсез полк" акциясе узды.
Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда узган әлеге чарада 45 меңгә якын кеше катнашты.
Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге "Үлемсез полк"ка кушылып Казан буйлап горур атлады. Әлеге тантаналы йөреш шигъри митинг һәм 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.
9 май көнне узган "Үлемсез полк" акциясендә Татарстан буенча 107 меңнән артык татарстанлы катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев