Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лениногорскида җир сөрүчеләр республикакүләм бәйгесе тәмамланды, Әтнә тракторчысы – икенче урында (фотоларда)

Әтнәнең "Күңгәр" хуҗалыгы тракторчысы Ирек Галиев икенче урынны яулады.

Районыбызда "Лениногорская" агрофирмасы базасында ике көн дәвамында республика районнарыннан килгән иң оста җир сөрүчеләр ярышты. Бүген финал өлеше узып, җиңүчене билгеләделәр. Беренче урында "Лениногорская" агрофирмасы механизаторы - Рамил Гәрәев. Икенче урында Әтнә механизаторы, өченче урында Актанышныкы.

Мондый зур конкурс хәтта Татарстанда да 20 еллап үткәрелгәне булмаган. Киләчәктә дә мондый ярышны үткәрергә дигән фикергә килделәр.

Конкурс Ялтау авылы кырында узды. Ул Сабантуй мәйданын хәтерләтте. Катнашучылар безнең якларны ошатып, табигате дә матур, халкы да кунакчыл булуын әйтеп китте.

Бүген ябылу тантанасына республика районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары да килгән иде. Моннан тыш республика Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, министрның икенче урынбасары Илдус Габдрахманов, "Татагролизинг" җәмгыятенең генераль директоры Илдус Зиганшин, Татарстан АПК хезмәткәрләренең профсоюз комитетырәисе Фәридә Гарифуллина, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм башкалар килгән иде.

Мәгълүматлар http://www.zamansulyshy.ru/ сайтыннан алынды.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев