Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Өлешчә җимерелгән...”

"Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең әти-әнисе кабер ташы табигый рәвештә җимерелеп, уалып бара. Арча районы Ташкичү авылы зиратында аларның икесенә бер кабер ташы куелган..".- ди Айдар Гайнетдинов. "Өлешчә җимерелгәнгә күрә, кабер ташының текстына да зыян килгән. Без бу таш тиз...

"Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең әти-әнисе кабер ташы табигый рәвештә җимерелеп, уалып бара. Арча районы Ташкичү авылы зиратында аларның икесенә бер кабер ташы куелган..".- ди Айдар Гайнетдинов.

"Өлешчә җимерелгәнгә күрә, кабер ташының текстына да зыян килгән. Без бу таш тиз арада реставрацияләнергә тиеш дип саныйбыз", - ди галим.

Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Бохара мәдрәсәсендә белем алгач, башта Казан өязе Ябынчы авылында (хәзерге Әтнә районы) укыта, аннан Арча районы Ташкичү авылы мәдрәсәсендә белем бирә. Ш.Мәрҗани дә 4 сыйныфны әтисе мәдрәсәсендә тәмамлый. Әнисе Хөбәйбә исемле була. Ул Ш.Мәрҗанигә 5 яшь булганда үлеп китә.

Инде белгәнебезчә Айдар Гайнетдинов, XV гасырдан алып 1939 елга кадәрге кабер ташларын өйрәнгән. Шиһабетдин Мәрҗанинең калган туганнары (әби-бабасы, энесе һ.б.) каберләре дә игътибардан читтә калмаган.

http://www.tatar-islam.com/publ/kh_b_rl_r/vazhno/sh_m_r_anine_ti_nise_kaber_tashy_tiz_arada_restavracijal_nerg_tiesh_dip_sanyjbyz_a_gajnetdinov/18-1-0-17668

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев