Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үлгәннәрдән курыкма, исәннәрдән курык!

Халык:"Үлгәннәрдән курыкма,исәннәрдән курык",-дисә дә,мәеттән шүрләү хисе һәркемдә дә бардыр ул.Төннәрен ялгыз гына зират яныннан үтү,бигрәк тә зират аша чыгу һәркемне куркытадыр.Әгәр дә зиратта агачлар,куаклар күп булса,җилдә аларның шаулавы ,төнге кошларның төрле тавышлар белән кычкырулары,пырхлдап очулары курку хисен арттыра гына.Шундый берничә очракны сезгә дә җиткерәсем килә,хөрмәтле укучылар. Кул. Май бәйрәме алды."Чулпан"...

Халык:"Үлгәннәрдән курыкма,исәннәрдән курык",-дисә дә,мәеттән шүрләү хисе һәркемдә дә бардыр ул.Төннәрен ялгыз гына зират яныннан үтү,бигрәк тә зират аша чыгу һәркемне куркытадыр.Әгәр дә зиратта агачлар,куаклар күп булса,җилдә аларның шаулавы ,төнге кошларның төрле тавышлар белән кычкырулары,пырхлдап очулары курку хисен арттыра гына.Шундый берничә очракны сезгә дә җиткерәсем килә,хөрмәтле укучылар. Кул. Май бәйрәме алды."Чулпан" колхозының өлкән механизаторы Хуҗиев Рәфкать төнге сменага тырмага чыга.Көндез азрак бәйрәм ителгән ,башның да кәефе юк.Моның өчен район агроногмы Сәрби ага Нурмухаметовадан да яхшы гына эләгә.Җитмәсә плугарь Карун Илдары да эшкә чыкмаган.Сөйләшергә дә кеше юк.Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн.Бәхетсезгә җил каршы,диләр,дөрестер зират яныннан узганда трактрорының уты бетә.Кабинадан төшеп ,зиратка арты белән баскан килеш,Рәфкать абый караңгы кабина эченнән инструментлар эзли башлый.Шул вакыт кабинада ят бер кул пәйдә була."Куркудан бөтен гәүдәм ят бер халәт кичерде,чәчләрем үрә торды,башымдагы майлы кепкам да күтәрелгән сымак булды.Ничек булгандыр,астыма җибәрмәдем тагын.Бераздан теге кулның иясе берничә сүз әйткәннән соң гына ,мин аңыма килдем,"-дип ахырдан сөйләгән ул.Кулның хуҗасы ат җигеп хатыны белән Бахтыяр авылына кызы янына килергә чыгып ,дөм караңгыда Мәңгәр басуында адашып йөргән Җөлби кешесе Галимҗан булып чыккан. Хатыным бөкере,тегүче. Элегрәк җәйләрен колхозның үгез,таналарын,бозауларын басу түрләрендә карда карда корып ,төннәрен шунда саклыйлар иде.Шунда каравылда торган Сәләхетдинов Рәис ,кулда ат булудан файдаланып,төнлә өенә печән кайтарып килә.Йөкне өендә бушатып ,зират яныннан узганда Рәис арбаның селкенеп куюыннан кемнеңдер арбага менеп утыруын чамалый.Зират яны,дөм караңгы.Ул арбага утыручыга борылып карарга да куркып,дер калтырап ,ни тере,ни үле хәлдә баруын белә.Барлы - юклы белгән догаларыни искә төшереп карый ,тик анысы да совет чорымужигында бик чамалы шул.Шундый мәхшәр эчендә берничә чакрым үткәч кенә,юлаучыдан:"Хатын бөкере, бытовайда эшли ,тегүче,"-дигән сүз ишетелә.Рәис:"Я ,алла,бу өрәк түгел,кеше бугай,"-дип җиңел сулап куя. Теге кеше ләх исерек килеш зират буенда йоклап,ат тавышына уянып киткән булырга тиеш .Ул юл буе:-Хатын бөкере, бытовайда эшли,тегүче, -дип мыгырдап барган. Сафа абый кәмите. Моны әни мәрхүмә сөйләгән иде.Сугыштан соңгы авыр еллар .Колхозда эш каты,күп хезмәт кул белән башкарыла,басуда кунып та эшләнә иде.Шулай бер вакыт төн уртасында басудан кайтканда ,зират турысына җиткәч ,авылның юморга бай Сабиров Сафа абый ,күптән түгел генә җирләнгән абзыйның (исеме хәтердә калмаган) исемен әйтеп,зиратка карап кычкырган: -Фәлән абый,ничек анда синең хәлләр? Тегенең кабере ягыннан ак бер шәүлә тавыш биргән: -Ярый,ярый,Сафа,ияләнәм инде. Халыкның кайсы агарынып,"лап" итеп артына утырган,кайсы кычкырып авылга чапкан имеш. Бу Сафа абыйның чираттагы "шутка"сы булган.Ул алдан сөйләшеп бер мужикны сиздерми генә кайтаып җибәргән һәм алар шушы кәмитне уйнаганнар. Моның өчен әртисләргә халыктан ярыйсы гына эләккән диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев