Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил хәзрәтне яратып кабул иттеләр

Күәм мәчетендә Татарстанның Диния назәрате Баш казые Җәлил хәзрәт катнашында корбан ашы узды.

Хәзрәт Күәм мәчетенә икенче тапкыр килде. Авыл халкына Баш казый вәгазьләрен тыңлатырга дип, дини дәресләр бирүче Рафисә апа ихлас тырышып йөри.

- Беренче чиратта, халыкны вәгазьләндерү кирәк, - ди ул.

Ә Җәлил хәзрәтне бик яратып кабул итәләр. Чөнки, халыкчан һәм аңлаешлы итеп сөйли. Вәгазенә мәзәкләр дә кыстыра, уйланырга мәҗбүр иткән мисаллары да күп. Тормышчан итеп сөйли.

Ибраһим һәм Исмәгыйль Пәйгамбәрләр тарихын әкият итеп кабул итүчеләр күп. Ә ул аны бүгенге көнебез белән бәйләп сөйләде.

- Ибраһим Пәйгамбәребезне кяферләр яндырганда, бер кош томшыгында су ташып, утка сибә икән. Башка кошчыклар көлгәннәр: сүндерә күрмә, имеш. Ә ул: "Аллаһы Тәгалә хозурына баргач, җавап бирәсе бар. Мин көчемнән килгәнчә тырыштым, диярмен. Ә сез нишләдегез", дигән. Мәгънәсе шул: бүген дә, "Әй, аларны барыбер үзгәртә алмыйсың", дип кул селтәүчеләр бар. Безгә сабырлык җитми, - ди.

"Аллаһы Тәгалә - гүзәл. Ул гүзәллекне сөя", дип Коръән аятен искә алды. Шуңа күрә яхшылык эшләргә кирәк. Коръәндә дә берәү сиңа яманлык эшләсә, син аңа яхшылык белән җавап бир диелгән.

- Ә без яхшылык эшләүчегә дә яхшылык белән җавап бирмибез, - диде.

Гайбәт сөйләүне дә телгә алды. Гайбәт - үлгән кеше итен чәйнәү белән бер, ди. Гайбәт сөйләп йөрсәң, уразаң - гап-гади ач тору, намазыбыз физкультура ясауга кайтып калачак.

Кешене тикшермә, үзеңне - бел, дигән гыйбарәне дә Коръән сүзләре белән дәлилләде. Кешенең гыйлемлелеге үз кимчелегеңне күрә белүдә, дип саный.

- Урамда аунап ятучы исерекне дә сүгәргә ашыкмагыз. Аллам, тәүфыйк бир шуңа дип сора. Ул исерек аркылы гыйбрәт алабыз, - ди.

Ачу килгәндә түзеп бетереп булмый шул, гөнаһлы бәндәне сүгеп, үзебез дә гөнаһка батабыз бугай, диючеләр күп. Моңа җавапны мисал белән дәлилләде.

- Адәм галәйһиссәләм уң ягында басып торучыны күрә. Мин - Акыл, башыңа керт, ди. Атамбыз Адәм сул ягында тагын берәүне күрә. Ә мин - Ачу. Мине дә башыңа керт, ди теге. Соң, анда акыл бар инде, дигән җавап ала. Без болай итик, мин кергәндә, ул чыгып торыр, ди Ачу. Аңлагансыздыр, ачулы вакытта без дөрестән дә тиле кебек, - ди.

Сорауларга теләп җавап бирде. "Милли гореф-гадәтләргә ничек карыйсыз?" - дип кызыксындым. Ә ул Шиһабетдин хәзрәт сүзләре белән җавап бирде. Мәгърифәтче яктышыбыз да динебезнең бер тоткасы - гореф-гадәт, дип санаган. Баш казый монысын да мисаллар белән ныгытты. Гореф-гадәтләр беркайчан да динебезгә каршы килмәгәннәр, хәтта аны куәтләгәннәр. Әмма Совет чорындагыларның күбесен кабул итәргә ярамас, дигән фикердә. "Әләшә" бәйрәмендә корбан чалу да дөрес гамәл. Әмма вакытында фарызны, мәсәлән, Корбан Гаетендә тиешлене үтәү шарт. Баш казый Яңа Ел, туган көннәргә карата да уңай карашта. Бу уңайдан китергән мисалы аша нәтиҗә ясагыз.

- Әйтик, балалар бакчасында үзара мактанышалар: Яңа ел чыршысы астында машина калдырганнар, яисә, туган көнгә курчак бирделәр, диләр. Ә синең улың яки кызың: минем әти-әни намаз укый, алар бәйрәм дә итмиләр, бүләк тә бирмиләр, дип уйлап куя. Димәк, балада Ислам диненә каршы фикер туа.

Хәзер йогышлы авырудан курку, ә инъенкция ясау ширек гамәл, дигән фикер йөртүчеләр бар. Баш казый кабат Пәйгамбәрләр тарихын искә алды. "Ибраһим Пәйгамбәрне утта яндырып караганнар - янмаган, Исмәгыйль Пәйгамбәргә пычак үтмәгән. Болар - Аллаһы Тәгалә теләмәгәч шулай булган. Әмма Ул: Сакланмагыз, димәгән бит".

Еш кына, эшебез барып чыкмаса, "Шайтан, мәлгунь", дип аны сүгәбез. "Сүгәргә ашыкмагыз. Аны да Аллаһы Тәгалә яраткан. Ул Аллаһыдан адәм баласын аздырырга рөхсәт сораган бит. Гади генә мисал. Урамда ташка сөртенсәк, ах, шайтан, дибез. Ә шул ташка ат сөрлексә, карт, алаша, күзең күрмидер, дип сүгәбез. Гаепне үзебездән эзлик", - ди.

Тагын бер фикере ошады. Исмәгыйль Пәйгамбәребезне корбан итәргә алып барганда, шайтан, мәлгунь, Хаҗар ананы да котырта. Ә Ана аны, Аллаһы Тәгалә теләгәч, мең балам булса, меңен дә корбан итәм, дип, шаккатыра. Ә без кечкенә әле ул, йокласын, дип, баланы Гаеткә дә уятмыйбыз.

Кыскасы, Баш казыйдан бик күп файдалы мәгълүмат алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: sara