Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лилия Сәлахетдинова Хаҗ сәфәре кыла.(Видео)

"Хәзерге вакытта Әл-Хәрәм мәчете, Кәгъбәтулла янында йөрүемне зур бүләк дип саныйм", - ди "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге вице-президенты ярдәмчесе, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова. Хәзерге вакытта Хаҗ сәфәрендә булган Лилия бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде. "Хыялым чынга ашты, бик күп еллар хыялланган идем. Хаҗ сәфәрен оештыручыларга зур...

"Хәзерге вакытта Әл-Хәрәм мәчете, Кәгъбәтулла янында йөрүемне зур бүләк дип саныйм", - ди "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге вице-президенты ярдәмчесе, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова. Хәзерге вакытта Хаҗ сәфәрендә булган Лилия бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде.

"Хыялым чынга ашты, бик күп еллар хыялланган идем. Хаҗ сәфәрен оештыручыларга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә, Ходаем исәнлек, җан тынычлыгы бирсен. Гомумән, бөтен мөселманнарның да шушы шартны үти алуларын теләр идем", - диде Лилия.

"Бер килгәч, икенче, өченче тапкыр да киләсе килә, дип әйтәләр бит, мин әле кайтмаган, ә инде тагын килсәм иде, дип теләп ятам. Бу чыннан да зур хыялым иде, чынга ашты, Аллаһка шөкер. Ә калган хыяллар, планнар, Аллаһ насыйп итсә, алар да кабул булыр", - дип уртаклашты Лилия Сәлахетдинова үз хис-кичерешләре белән.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Лилия Сәлахетдинова Хаҗ сәфәре кыла.(Видео)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев