"Лимон кислотасы тычкан агуы буларак кулланыла"

КФУ доценты Аркадий Курамшин, юу-чистарту чараларын сайлаганда, рекламага алданмаска өнди Бүген Казан Кремлендә химик Аркадий Курамшинның лекциясендә юу-чистарту чаралары, аларда кулланылган зарарлы химик матдәләр турында сүз барды. (Казан, 11 февраль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Казан Кремлендә урнашкан Татарстанның табигать тарихы музеенда "Мой-Не-До-Дыр: Химия чистоты" дип аталган интерактив лекция узды. Лекцияне химия...
КФУ доценты Аркадий Курамшин, юу-чистарту чараларын сайлаганда, рекламага алданмаска өнди
Бүген Казан Кремлендә химик Аркадий Курамшинның лекциясендә юу-чистарту чаралары, аларда кулланылган зарарлы химик матдәләр турында сүз барды.
(Казан, 11 февраль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Казан Кремлендә урнашкан Татарстанның табигать тарихы музеенда "Мой-Не-До-Дыр: Химия чистоты" дип аталган интерактив лекция узды. Лекцияне химия галиме, КФУ доценты һәм фәнни журналист Аркадий Курамшин уздырды. Лекция кунаклары "Кулларны нинди сабын белән юарга кирәк?", "Бүлмәне химиясез генә юып-чистартып буламы?" кебек сорауларга җавап ишетә алды. "Татар-информ" хәбәрчесе дә әлеге лекцияне тыңлады.
КФУ доценты лекциясен тарихны искә төшерү белән башлап җибәрде. Аның фикеренчә, кеше Урта гасырларда юынуны гадәткә керткән, чөнки бу чорда күпләп мунчалар төзелгән.
Сәламәтлеккә зарарлы булган матдәләрне кулланмыйча гына бүлмәне юып-чистартып буламы? Бу сорауга галим интернеттан мисал китерде. Анда бүлмәне табигый, зарарлы булмаган матдәләр кулланып кына юып чыгарга киңәш ителә. Киңәш ителгәннәр арасында аш серкәсе, лимон кислотасы, сода, тоз һ.б. бар. Аркадий Курамшин моның белән килешми. Мәсәлән, 20 мл. аш серкәсе кешене үтерә алырлык күләм, дип исәпләнә, ә лимон кислотасы тычкан агуы буларак кулланыла. Шуңа күрә эш тәмамланганнан соң, бүлмәне җилләтү зарур.
Аркадий Курамшин сыек сабын сайларга киңәш итә. Гадәти сабын да, "Антибактериальное мыло" дип аталганы да - бактерияләргә каршы яхшы чара. Әмма сыек сабынга башка кешенең бактерияләре эләгеп калмый. Шулай ук сыек сабын кулны бер юарлык күләмдә кысып чыгарыла. Галим җәмәгать урыннарында сыек сабын гына кулланырга киңәш итә.
Аркадий Курамшин кызларга да киңәшен бирде: "Макияжны сөртеп алу чарасы кулланганнан соң, битне су белән дә юарга онытмагыз, чөнки полиэтиленгликоль тән тиресенә зыян салырга мөмкин", - диде ул.
Галим ризыкларның файдалану вакытына да игътибар бирергә куша. Савытлары ачылмаган ризыклар озаграк саклана, ә ачылгач, бактерияләргә үрчергә мөмкинчелек туа.
Ахырда лектор тамашачыларга маркетингка алданмаска, ә товарны алганда, уйлап, киңәшләрне истә тотып сайларга киңәш итте.
Шул ук бинада балалар өчен аерым "шоу" да узды. Балалар биредә химик элементлар белән танышты, төрле экспериментлар үткәреп карады. Оештыручылар сүзләренчә, якын арада шундый чара татар телендә дә булачак. Әлегә оештыручылар чараны татар телендә алып бару өчен лектор эзли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 12:30Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә? Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.700
-
16 гыйнвар 2021 - 11:10Ничә градус салкын булганда балалар мәктәпкә бармый һәм физкультурада урамга чыкмый? Һава торышы салкын булганда мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелә.2000
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.3400
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.9600
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга7400
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.7300
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.11000
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.13700
-
15 гыйнвар 2021 - 14:45КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Күпчелек татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.5100
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.24001
-
15 гыйнвар 2021 - 12:00Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Әтнә шифаханәсе яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү турында игълан итә.10200
-
15 гыйнвар 2021 - 11:14Иң күп протокол - маска өчен "Узган ел балигъ булмаганнар катнашында закон бозулар буенча төзелгән административ протоколларның иң күбесе - маскасыз булган өчен төзелгән", - дип хәбәр итә район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Найлә Баһаветдинова.12600
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.23700
-
11 гыйнвар 2021 - 18:10Уҗымнарга бәйле вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең һәм көзге культураларның уңдырышлылыгын, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.19900
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 09:10Коронавируска вакцина ясаттыгызмы?Алган мәгълүматларга караганда, 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.4500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.65500
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.25501
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.24001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика