Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәребез иҗаты

Урау юллар... Гомер кичтек урау юллар аша, Бәхеткә юл җиңел салынмый. Көйле генә барган тормыш йөге, Тигез юлда кайчак чалулый. Сикәлтәле булды, кичкән юллар, Әйләнмәле, кайчак бормалы. Туры юлны язмыш яшердеме? Әйләнмичә узып булмады. Буталырга кайчак сүз дә җитә, Авыр чакта кирәк назлы сүз. Бу тормышта булдыруы кыен, Җимерүе генә...

 

 

Урау юллар...

Гомер кичтек урау юллар аша,

Бәхеткә юл җиңел салынмый.

Көйле генә барган тормыш йөге,

Тигез юлда кайчак чалулый.

Сикәлтәле булды, кичкән юллар,

Әйләнмәле, кайчак бормалы.

Туры юлны язмыш яшердеме?

Әйләнмичә узып булмады.

Буталырга кайчак сүз дә җитә,

Авыр чакта кирәк назлы сүз.

Бу тормышта булдыруы кыен,

Җимерүе генә бик тә тиз.

Юк-бар өчен бәргәләнми яшик,

Киртә булмас урау юллар да.

Тормышта да бәхет гөле үсәр,

Бирешмичә бк-бар кырауга.

Гомер юлларында бердәм булыйк,

Җиңел узар урау юллар да.

Тормыш дулкыннары читкә какмас,

Таянырлык кешең булганда.

Дөнья куып, телгәләмик җанны,

Йөрәккә дә бераз ял кирәк.

Сынау өчен Ходай насыйп иткән,

Тик бер гомер, бары бер йөрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев