Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әллә ниләр уйлап таба безнең Рүзәл абый!

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дигән мәкаль безнең Рүзәл абый Борһанов хакында булырга тиеш. Кулыннан килмәгән эш юк аның. Йорт җирләре дә искитәрлек зәвык белән, үз куллары белән эшләнгән бизәкләр белән аерылып тора. Һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, ярдәмчел, мәдәният әлкәсендә дә бик актив Рүзәл абыйга сокланабыз. Аппаратурабыз...

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дигән мәкаль безнең Рүзәл абый Борһанов хакында булырга тиеш.

Кулыннан килмәгән эш юк аның. Йорт җирләре дә искитәрлек зәвык белән, үз куллары белән эшләнгән бизәкләр белән аерылып тора. Һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, ярдәмчел, мәдәният әлкәсендә дә бик актив Рүзәл абыйга сокланабыз.

Аппаратурабыз эшләми торса да, ут сүнсә дә, нинди генә проблема чыкса да аңа керәбез. Һәрвакыт ярдәмгә әзер. Үз куллары белән оныкларына үзйөрешле велосепид эшләп биреп бер шаккатырган иде инде ул безне.

Әлеге кар эттергечле тракторны да ул узе ясаган. Әлеге трактор бик күп төрле функцияләрне дэ үти. Үзенең йорт тирәсен генә түгел, безнең мәдәният йорты алдын да ялт иттереп чистартып бирә. Менә шундый талантлы ул безнең Рүзәл абый!!!

Алсу ГЫЙЛАҖЕВА, Яңа Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев