Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әләшә” яңгыр теләде

Быел да Кала тавы буенда, тирә-якны яңгыратып моңлы азан тавышы таралды.

Зурлап "Әләшә" бәйрәмен уздырдылар. Мөселманнар җыены дияргә була моны. Тик, күземә, "Сабантуй" бәйрәменә дип ярымялангач киенгән һәм кояшта кызынырга килгән берничә ханым да чалынды. Шөкер, сүзем алар турында түгел...

"Әләшә" бәйрәменә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов та килгән. "Әләшә"не оештыручыларның берсе - ул чордагы "Күәм" хуҗалыгы җитәкчесе Әгъзәм Борһанов һәм аның җәмәгате Земфира ханым белән дә аралашырга өлгердем.

Бәрәскәдән "моңлы сандугачыбыз" Радик Шәрәфиев әйткән азаннан соң, сүзне бүгенге бәйрәмне оештыручыларның берсе, Күәм авылыннан Ленар хәзрәт алды. Күрше Арча районының Яңа Кишет авылыннан килгән балалар әхлак, тәртип төшенчәләренә нигезләнгән мөнәҗәтләр көйләп, Коръән укыдылар. Олы Мәңгәр имамы Рафаэль хәзрәт Ислам диненең дини тәрбиядәге роле белән таныштырды. Әнәс хаҗи Садыйков вәгазе бик үтемле булды: Аллаһы Тәгаләгә итагатьле булу буенча сөйләде һәм "Йәсиин" сүрәсен яттан сөйләде. Яңа Әтнәнең имам-хатыйбы Әдһәм хәзрәт дини йолаларны, аларның тормышыбыздагы роле хакында сөйләде. Шунда ук:

- "Әләшә"гә төшеп сәдакә бирдек тә котылдык, дип уйлый күрмәгез. Беренче чиратта биш вакыт намаз кирәк! Сәдакәне дә Аллаһы Тәгалә тыймый. Тик шуны онытмыйк: аны үзеңнән кимрәк кешегә бирүнең савабы зуррак, - диде.

Түбән Көектән Илшат хәзрәт вәгазен дә җыелган халык бик кызыксынып тыңлады. "Аллаһы һәрберебезне күзәтеп тора. Гамәлләребез уң булсын", - диде ул. Ленар хәзрәт әйтмешли, "Әләшә" чарасы балалар чыгышы белән башланды һәм балалар чыгышы белән тәмамланды да. Күңгәрдән Суфия апай шәкертләре дә сүрә-аятьләр укып күрсәттеләр.

Ә соңыннан ир-егетләр истиска - "Яңгыр теләү" намазы укыдылар. Һәм ни хикмәт, ел саен шул хәл: "Әләшә" көнне аз булса да яңгыр явып уза! Бу юлы да җирнең битен бер-ике минутка гына булса да, яңгыр юды...

Шушындый мөэмин-мөселманнар җыенын оештырган "Күәм" хуҗалыгына һәм Күәм авыл җирлегенә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чара