Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләйлә Фазлеева: "Үзен изоляцияләүче кешеләргә больничный биреләчәк"

ТР Премьер-министры урынбасары коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта кешеләргә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга киңәш итте.

Татарстанда үз-үзен изоляцияләгән кешеләргә больничный листлар биреләчәк, дигән карар кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ» МА Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Үзегезне начар хис итсәгез һәм үзегезгә коронавирус инфекциясе йокмадымы дип шикләнәсез икән,  чөнки сез теләсә кайсы башка илдә яки РФ территориясендә  булдыгыз һәм  сез йөткерәсез, төчкерәсез һәм башка илдән килгән кеше белән элемтәгә кердегез, һәм нәтиҗәдә сездә  югары температура,  мондый  очракта табиб чакыртырга, ә поликлиникага бармаска кирәк. Ә больничный листлар чирләүчеләрдә булачак. Бүген республикада шундый карар кабул ителде: больничный листларны үз-үзен изоляцияләгән кешеләргә бирәләр. Карантиндагы кешеләргә ярдәм итү өчен бу карар кабул ителә", - дип билгеләп үтте Фазлыева.

 Ул шулай ук коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта, татарстанлыларны үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга чакырды.

" Без үз-үзебезне дәвалау белән шөгыльләнергә күнеккәнбез — моны теләсә кайсы вирус һәм теләсә кайсы авыру вакытында эшләргә ярамый. Чөнки алар булышмый,  һәрберебезнең үз иммун системасы һәм һәр кешегә үз препараты туры килә", - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева. Элегрәк «Татар-информ» МА коронавируска каршы көрәш штабының ТРда 245 авыру турында хәбәр фейкы дип атавын хәбәр иткән иде.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/18-03-2020/leyla-fazleeva-tem-kto-nahoditsya-v-samoizolyatsii-budut-vydavatsya-bolnichnye-5729818 файдаланылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев