Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

М-12 Мәскәү-Казан трассасы «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорының бер өлеше

М-12 Мәскәү-Казан трассасы проекты 2024 елга кадәр Россиянең магистраль инфраструктурасын модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планына кертелгән һәм 8,5 мең километр озынлыктагы «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорының бер өлеше булып тора. Ул Кытайдагы Шанхайдан Германиянең Гамбургына кадәр сузылачак.

Мондый масштаблы проектлар-икътисади кризисларны җиңү өчен киртәсез чара, хезмәт күрсәтүләргә, эшче кулларга, техникага ихтыяҗ тудыра. Ә тагын ул юл узачак төбәкләр өчен үсеш драйверы булачак. Татарстан бу схемага логик һәм географик яктан туры килде. Экспертлар МТМ проектын тормышка ашырганнан соң иң зур социаль-икътисади нәтиҗәне безнең республика, шулай ук Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре алачак, дип раслый.

Ул нинди булачак?

Әлеге проектны гамәлгә ашыру йөкләнгән «Автодор» дәүләт компаниясе матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, трассага беренче техник категория биреләчәк. Димәк, М-12нең һәр юнәлеше дә хәрәкәт итү өчен ике полосадан да ким булмаячак, автотрасса бөтен озынлыкта яктыртыла һәм максималь тизлек сәгатенә 130 чакрымга кадәр булачак. Автомобильләрнең каршы агымнары бүленәчәк, ә кисешүләр, борылмалар, җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннары бер дәрәҗәдә булмаячак. Проектлаучылар фикеренчә, бу трассада юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын кимендә 3,5 тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: "Татарстан" журналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев