Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

М-7 трассасындагы һәлакәттә гаепле шоферны өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Юл-транспорт һәлакәтендә туй сәяхәтеннән кайтып килгән яшь парның гомере өзелә.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). 20 апрельдә Татарстанның Питрәч районында, М-7 трассасының 878 нче чакрымында, «Фредлайнер» һәм «ГАЗ» йөк машиналары, «Сhevrolet Klan» җиңел автомобиле бәрелешә. Соңгысында Таиландтан туй сәяхәтеннән кайтып килүче яшь пар да (Удмуртия кешеләре) була.
Һәлакәт аркасында, яшь пар һәм тагын ике кешенең гомере өзелә. Һәлакәттә «ГАЗ» автомобиленең 39 яшьлек йөртүчесе гаепле дип табыла. Менделеевск районыннан булган ир-ат үз гаебен тулысынча таный. Ул өч ел гомерен колония-поселениедә үткәрәчәк, моннан тыш, зыян күрүчеләрнең туганнарына китерелгән 325 мең сум күләмендәге әхлакый зыянны да каплаячак, дип җиткерә "Вести КАМАЗа".
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/25/147057/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев