Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

М12 автотрассасы Татарстанны Европа – Көнбатыш Кытай маршрутының үзәге итәчәк

М12 Мәскәү – Казан автомагистрален төзү Татарстанны Европа – Көнбатыш Кытай маршрутының үзәк ноктасы итәчәк. Бу исә республика икътисады үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты профессоры, Транспорт икътисады һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин шундый фикерен белдерде.

«Барыннан да элек Татарстан М12 трассасын төзүдән икътисади нәтиҗә алачак, чөнки ул Европа – Көнбатыш Кытай маршрутының үзәк ноктасына әвереләчәк. Бу республика һәм тулаем алганда Россия икътисады үсешенә җитди этәргеч бирәчәк. Икътисади нәтиҗә триллион сумнар белән исәпләнәчәк. Мин барлык дискуссияләрдә дә катнаштым, исәп-хисапны өйрәндем, нәтиҗә чыннан да бик югары», - диде Блинкин.

Профессор сүзләренчә, М7 «Волга» трассасы заманча икътисади таләпләргә җавап бирми, чөнки ул шәһәрләр һәм бистәләр буйлап уза. Торак пунктларда хәрәкәт тизлеге сәгатенә 60 чакрымнан да артмый, ә бу йөк ташуны сизелерлек акрынайта. «Автотрасса Татарстан предприятиеләренә теләсә нинди сәнәгый продукция белән көнбатыш һәм көнчыгыш базарларына чыгарга мөмкинлек бирәчәк», - дип ачыклык кертте Блинкин.

РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның июлендә М12 автомагистрале төзелә башлавы хакында хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, бу якындагы өч яки дүрт елда Россия күләмендә иң масштаблы юл проекты булачак.

Чыганак:http://https://tatar-inform.tatar/news/business/07-09-2020/m12-avtotrassasy-tatarstanny-evropa-k-nbatysh-kytay-marshrutyny-z-ge-it-ch-k-5769195

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев