Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

МӘДӘНИЯТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

"Кече Әтнә авылы клубында да Яңа Әтнә үзешчәннәре "Кызлар кыздыра" дип исемләнгән концерт-тамаша куйдылар.

Аларның моңлы җырлары, матур биюләре, күңелле юморлары бар халыкка да ошады. Рәхәтләнеп ял иттек", - дип хәбәр итә Кече Әтнә авылы халкы исеменнән Сөгъдә Гайфуллина.

"Бәхтияр мәдәният йортында әледән-әле төрле кызык­лы чаралар үткәрелә. Узган шимбәдә, мәсәлән, Олы Мәңгәр халык театры Бәхтияр сәхнәсендә Мәдинә Маликованың "Моңнар төшсә башыңа" дигән спектаклен күрсәтте. Спектакльне авылдашларына Тәлгать Мостафин, бертуганнар Илнар, Айрат Хәсбиуллиннар, Реваль, Раиль Шәвәлиевләр бүләк итте. Режиссер Илнур Шакиров куйган әлеге спектакльне Бәхтияр халкы бик яратып кабул итте", - дип хәбәр иттеләр авылдашлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев