Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

МӘХӘББӘТ АҢЛАТАСЫЗМЫ?!

"Мәхәббәт белән рухланган кешеләр генә шулай соклангыч һәм гүзәл итеп елмая беләләр. Гашыйк кеше инде ул гади кеше түгел... Аның күзләре йә бернәрсә дә күрми, йә гади күзләр гомергә дә күрә алмаслык нечкә гүзәллекләрне, соклангыч матурлыкларны күрә ала...гашыйкның күңеле кайгыны белми, суыкны сизми, эссене тоймый; ә авыру, ә үлем -...

Мондый хисләрне кичерсәк тә язучы Ибраһим Гази кебек менә шулай тас­вирлый алмас идек, әллә без хаклы түгелме?! Шу­л­ай икәнен раслап карагыз! Сөйгәнегезгә котлау да булыр, мәхәббәт аңлатырга да мөмкин, җаныгыз ни тели. Сәбәбе дә бар: 14 февраль - Гашыйклар көне якынлаша. Татарның үз бәйрәме булмаса да, мәхәббәт сорап килмәгән кебек, әлеге бәйрәмгә дә ияләндек, чөнки ярату чикләрне белми. Тик вакытның чикле икәнен генә онытмагыз, анысы да мәхәббәт кебек четерекле, сабыр итсәң - соңга каласың. Котлауларыгыз редакциягә 11 февральгә килеп җитәргә тиеш, чөнки 13 февраль санының 3 битен сезнең карамакка тапшырабыз. Бер үзенчәлек: котлаулар түләүле, бушлай кем дә мәхәббәт аңлатыр, ә менә кесәдән чыгасы булса, монысы уйландыра, мәхәббәтеңнең көчен сынаган кебек. Тик курыкмагыз, акча янчыгыгыз күпкә кимемәс, 1 модуль (6 кв.см) 50 сум. Арттырып була. Игътибар иткәнсездер- "Бәйге" дип куйдык. Иң эчтәлекле, үзгә котлау­га - приз! Ул бүләк - җиңүчегә! Анысы бездән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев