Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Максатыбыз – халык өчен хезмәт итү!

12 гыйнвар көнне Россия прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне РФ Президентының 1995 ел 29 декабрендә кабул ителгән "РФ прокуратура хезмәткәре көнен билгеләү турында"гы 1329 санлы Указы нигезендә 1996 елдан билгеләп үтелә. (Совет прокуратурасына рәсми рәвештә 1922 елның 28 маенда нигез салына. 1933 елга кадәр ул СССР республикалары халык комиссариатының бер өлеше булып тора. 1933 елдан прокуратура күптөрле функция башкаручы мөстәкыйль һәм бәйсез орган булып хезмәт итә башлый. Совет прокуратурасы тарихында мөһим чор булып, прокуратураның совет законнары үтәлешен тикшерүче югары орган итеп билгеләнгән Указ кабул ителгән 1955 ел тора).

1722 елның 12 гыйнварында Бөек Петр Указы белән Сенат каршында беренче тапкыр Генерал-прокурор посты билгеләнә. Указда түбәндәгеләр язылган: "Сенат каршында Генерал-прокурор һәм Обер-прокурор булуы, һәм һәр Коллегиядән берәр прокурор булу зарур. Алар һәрберсе Генерал-прокурорга рапорт бирсен". Шулай ук Указда Генерал- прокурорның Сенат һәм кул астындагы прокуратура органнары җитәкчелеге өстеннән тикшерү буенча тулы вәкаләтләре һәм вазифалары да билгеләнә. Шулай итеп Россиядә, башлангычында Павел Иванович Ягужинский (1683-1736) торган прокуратура институтына нигез салына.

1722 елның 18 гыйнварында Ягужинский Сенатның беренче Генерал-прокуроры булып билгеләнә һәм тиз арада Россия дәүләте эшләрендә мөһим роль уйный башлый. Аны хәтта Петр Беренчедән кала хөкүмәттә икенче кеше дип тә саныйлар. Ягужинскийның күренекле шәхси сыйфатларын исәпкә алганда, Генерал-прокурор буларак Россия хөкүмәтенә йогынтысы бик көчле була. Шул вакытлардан бирле прокуратура халык үзен борчыган - электр энергиясе өзелү, хезмәт хакы түләнмәү, һәртөрле алдакчылардан зыян күрү кебек мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә алырдай органнарның берсе булып тора. Прокуратура эшендә төп нәрсә - хокук саклау эшчәнлеге. Иң мөһиме - гражданнарның хокукын һәм иреген саклау, дәүләт кануннары үтәлешен тикшерү һәм шул ук вакытта халык өчен хезмәт итү! Прокуратура эшчәнлегенең мөһимлеген бүгенге көндә бәяләп бетерү мөмкин түгел. Прокурор ул - сез һәрвакытта үзегезнең борчу-хәсрәтләрегез белән килердәй һәм сезгә дөреслекне табуда ярдәм итә алырдай хөкүмәт хезмәткәре. Шу­ңа күрә Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне - бөтен ил өчен бәйрәм. Бу һөнәр ияләре чынлап та олы рәхмәткә лаек!

Прокуратура көне югары даирәләрдә дә тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. 2011 елда "Россия прокуратурасына 290 ел" истәлек медале булдыру турында Указ кабул ителде. Әлеге медаль белән алдынгы прокуратура хезмәткәрләре бүләкләнә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан безнең хезмәттәшебез, беренче разрядлы өлкән белгеч Гөлназ Габделгани кызы Гарипова дәрәҗәле бүләккә - Татарстан Республикасы премьер-министрының "Рәхмәт хаты"на лаек булды. Ул, дәүләт хезмәткәре буларак 15 елга якын инде сафта. Гөлназ Габделгани кызының фидакарь хезмәте район прокуратурасының кануннар һәм хокук сакланышы, куелган бурычларны үтәү буенча нәтиҗәле эшчәнлегендә һичшиксез зур роль уйный.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле коллегаларым! Үзегезгә һәм якыннарыгызга түземлек, сабырлык телим, һәрберегезгә - юлдаш булсын сәламәтлек! Йөрәк кушуы буенчамы, әллә язмыш очрагы беләнме, ничек кенә булмасын, без сайлаган, безне сайлаган авыр хезмәттә бары тик уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура ђйрђм