Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мактанырлыгыбыз юк

Татарстанда халык саны арткан һәм кимегән районнар билгеле (исемлек) Халык саны кимүче районнар исемлеген Тәтеш башлый. Татарстанда халык саны арткан һәм кимегән районнар билгеле. Бу хакта социаль яклау министры Эльмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде. "1995 елдан башлап, авыл җирлекләрендә халык шактый сизелерлек кими. Авылда яшьләрне калдыру максатыннан кертелгән...

Татарстанда халык саны арткан һәм кимегән районнар билгеле (исемлек)

Халык саны кимүче районнар исемлеген Тәтеш башлый.

Татарстанда халык саны арткан һәм кимегән районнар билгеле. Бу хакта социаль яклау министры Эльмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде.

"1995 елдан башлап, авыл җирлекләрендә халык шактый сизелерлек кими. Авылда яшьләрне калдыру максатыннан кертелгән бер ярдәм - "Ана капиталы" авылда халык санын тотрыклы итә алды",- диде министр.

Халык саны кимүче районнар исемлеген Тәтеш башлый. Аннан соң исемлектә Кайбыч, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Чүпрәле, Апас, Чирмешән, Әлки районнары урнаша.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Питрәч, Саба, Балтач районнарында халык саны артуга таба бара.

Министр фикеренчә, халык саны кимү демографиягә генә бәйле түгел. Моңа яшьләрнең авылдан күпләп китүе дә сәбәпче. Беренче чиратта, яшьләрнең гаилә корганчы ук, укырга китүе һәм авылга кире әйләнеп кайтмавы "гаепле".

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев