МАКТАУГА ЛАЕКЛЫ ХЕЗМӘТ
41 ел гомерен балалар укытуга багышлаган Бәдәр Абдулла кызы Бариевага 16 июнь көнне 90 яшь тулды.
Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Бәдәр Абдулла кызын олы юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Миңлегөл Фазлыева килделәр. Иң элек Габделнур Гыйльметдин улы Россия Федерациясе Президенты Владимир Вла-димирович Путинның котлавын укыды, аннары район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның үзебезчә, татарча язылган ихлас котлау сүзләрен җиткергәннән соң: "Үзенә дә олы рәхмәтемне җиткерегез", - дип куйды Бәдәр апа.
"Мин белем биргән укучыларның да иң олысына 45 яшь инде. Әти-әниләр, балалар белән дә уртак тел табып эшләдек, Аллага шөкер. Балаларны бик яраттым, алар да мине хөрмәт итәләр иде. Бер әнинең әйткәне әле дә хәтеремдә. "Бәдәр апа, безнең Мәхмүт бер кешене дә тыңламый, сез ничек җаен табасыз аның", дия торган иде. Аңлашып эшләргә тырыштык. Укучыларым әле дә: "Безнең укытучы апаның хәлләре ничек?" дип гел сорашып торалар. Рәхмәт аларга. 1977 елда укытучы булып эшләвемне төгәлләдем. "Хезмәттәге батырлыгы өчен" медале белән дә бүләкләндем", - диде ул. Ә укытучы булырга хыялланырга да өлгерми кала Бәдәр апа. "10 классны тәмамлаганда сугыш башланды. Бөтен класс белән РОНОга алып килделәр һәм авылларга укытырга җибәрделәр. Ул вакытта миңа 17 яшь. Аннары мин өч кыз белән Әтнәдә военкомат чакыруы буенча комиссия тордым. Соңыннан "Бу группа тулды, әлегә кайтып торыгыз" дип, кире борып җибәрделәр". Шул кайтканнан, гомере буе укытучы һөнәренә чын күңеленнән, ихластан хезмәт итә. Башта Түбән Көек мәктәбендә укыта, укытучы булмау сәбәпле Кече Әтнә авылында да эшләп алырга туры килә аңа. Ә 30 елдан артык Олы Әтнә урта мәктәбендә укучыларга башлангыч белем бирә. Шулай ук өч кызы, ике улы да югары белемлеләр. Балалары Назирә, Фәйкүнә, Нәкыя, Равил, Рүзәл өчен яраткан әни, 7 оныгы, 5 оныкчыгы өчен кадерле әби дә Бәдәр Абдулла кызы Бариева бүгенге көндә. Алдагы елларыгызда да Ходай Тәгалә бәхетле картлык насыйп итсен сезгә Бәдәр Абдулловна, сәламәт булыгыз.
Автор фотосында Бәдәр Абдулла кызы кызлары һәм кияүләре белән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.6700
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.6300
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.8700
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.6400
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.7300
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.4700
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.14400
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.10301
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.7800
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.10800
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.31300
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.7300
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34300
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.30300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.89100
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.33604
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.31300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика