Әтнә таңы

Мал суюның ние бар...

Авыл халкы өчен кышкы чорга аяк басуның тагын бер үзенчәлеге бар. Ул - мал чалу.

Азрак юмор хисләре белән чуарлап, үзем күргәннәрне бәян итәргә булдым. 6 ир-егет 2 яшьлек үгезнең башына капчык кидереп, абзардан алып чыктык. Монда иң кыены - малны суярга тиешле урынга алып чыгып, егу. Бик катлаулы процесс ул: анда үгез генә түгел, тәҗрибәсе булмаучылар үзләре дә берничә тапкыр егылып, куркудан калтырана-калтырана бер-берсен сүгәләр. Кайберәүләр тоткан бавы белән бергә мал артыннан сөйрәлә. Бу юлы үгез артыннан мин чаптым. Минеке ярый әле, алдан чабучыларны күзаллыйм да, миңа бик җайлы булды, дип үземне тынычландырам. Үгезнең ике мөгезенә ике бау таккан, алдан өстерәүче егетләргә үгездән дә җитезрәк булырга, өстәвенә башны артка борып чабарга кирәк. Хәер, артыңнан үгез чапса, самолеттан кызурак җилдерәсеңдер инде ул...

Әле аның малны җиргә егу өлешен күзаллагыз. Юкка гына сугымчылар: "Иң кыены шул аның", димиләр. Хәтерлим әле: бервакыт сыер арткы аякларына чүкте, тик һаман егылмый. Шуннан арадан бер егет бөтен авырлыгын туплап, гәүдәсе белән карт сыерның башына сикере. Сыер гына егылмады, башын уңга-сулга боргалый башлады... Теге егетнең бушлай карусельдә әйләнүен күрү кызыктыргыч та, куркыныч та булган иде.

Реклама

Шөкер, әлегә һәр авылда диярлек берничә сугым остасы бар...

Дәвамын газетада укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: