Әтнә таңы

Малайлар ник җыела?

"Хөрмәтле "Әтнә таңы" газетасы! Кайчан безнең Әтнәдә тәртип була, кайчан полиция хезмәткәрләре эшли башлыйлар. Бу Әтнә малайлары көтүләре белән җыелып торалар, юлларны каплыйлар. Чит авылдан килгән малайларны кыйныйлар. Әле беркөнне "У Рашида" кафесы янында төнге сәгать 12ләрдә кемнедер кыйнадылар. Әтнәдә группировка кайчан бетә? Менә шушы бәндәләр бөтен дөньяны болгатып яталар....

Габделхәй абыегыз".

Габделхәй абый! Сез язган хатны Биектау полициясенең Әтнә бүлекчәсе башлыгы Фәнил Сәләхов, аның урынбасары Илшат Баязитов, Әтнә участок инспекторы Рүзәл Корбанов белән кат-кат укыдык, уйлаштык. Сезнең хатка нигезләнгән әлеге әңгәмәне үзегез дә укып карагыз.

- Хатка карата фикерегез? "У Рашида"кафесында кемнедер кыйнадылар", дигән автор. Ачыклык кертүдән башлыйк.

Ф.С.: - Габделхәй абыйга, хат белән безгә килүегез өчен сезгә рәхмәт. Шулай яшәешкә битараф булмыйча бергәләп эшләсәк, һичшиксез тәртип булыр. Дөрестән дә мондый бәрелеш булды. Оператив мәгълүмат алып үзебез тикшердек. Икенче көнне ул кешеләрне эзләп таптык, бөтенесен бергә җыеп сөйләштек, тикшердек. Тәннәрендә җәрәхәтләр юк иде. Берсе дә ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Һәм берсе дә чара күрүебезне сорап гариза язмады. Ә гариза булмагач, эш кузгатып булмый. Ике авыл яшьләре арасында килеп туган аңлашылмаучылыктан, бер-берсе белән аракы эчмәгәннән чыккан бәйләнеш бу. Монда элек-электән килгән үч алу юк. Дәвамы булмады.

- Әтнәдә группировка бармы? Хат авторы "Кайчан бетә...", дип сорый.

И. Б.: - Юк. Группировка булсын өчен финанс яктан тәэмин итеп торучы кирәк. Андыйлар базарларны кулда тотып, акча җыялар, даими сугышып торалар. Ә бездә андый тискәре күренешләр юк. Безнең егетләргә акчаны алдын-артын уйламыйча, көне-төне машинада чабарга әти-әни биреп тора. Исәпләсәң чыгым шактый. Габделхәй абый язган яшүсмерләрнең җыйналып торуларын инкарь итеп булмый. "Алма бакчасында", "Затлы" кибете янәшәсендә, "Сәти күпере" тирәсендә... җыйнала яшьләр, тегендә 3-4 машина, монда 3-4 машина, аз гына артып киткәннәре дә бар. Бер Олы Әтнәдә генә дә түгел, башка авылларда да җыйналалар. Аларны тәүлекнең төрле вакытында очратырга була, көндез дә, төнлә дә. Таң атканчы торганнары да очрый. Кибетләрдә сыра сатылганда авыллар килде, 50ләп машина була иде.

Р. К.: - Егетләр генә җыйналса бер хәл, араларында кызлар да була. Хәтта яңа өйләнешкән парлар да чыккалый. Берничә мәртәбә барлыйм. Тәртип боз­мыйлар алар, элекке кебек сугышмыйлар. Юлда туктатканга да ачуланмыйлар, документлары тәртиптә, үзләре аек, саклану каешы да тагылган. Төн буена унар мәртәбә туктаткан чаклар да бар, "Кайтыгыз инде", дип куып та җибәрәм. Хат авторы язганча, юлларны да капламыйлар. Юл капланса, административ җаваплылык каралган.

Реклама

- Нилектән җыйналалар яшьләр? Әти-әниләргә ни әйтер идегез?

Ф.С.: - Машина велосипед бәясендә хәзер, әти-әни баласына 18 яшь тулуга машина алып бирә. Акчасын да биреп тора. Берәүдән дә сүз әйттерми, эш тә эшләтми. Ул малайлар нишләсен генә, машинага да карап кына торып булмый. Башта менә шулай чабалар. Әти-әнинең анда-монда эше юк. Телевизор, интернет бөтен кирәкмәгәнне күрсәтеп тора, ә алар шуны кабатлый. Сабак ала торган вакыйгалар үзебездә дә булды. Полиция, прокуратура юлларын таптап, көннәр буе ут йотып, күз яшен түккәнче, җаваплылык турында алдан уйлагыз. Җинаятьне кисәтү җинелрәк, эш ачылгач соң була, берничек ярдәм итә алмыйбыз. Закон бөтен кешегә дә бертөсле. Тәртип бозса, һәркем иңе белән күтәрә.

И.Б.: - Безнең әти-әниләр малайлары сугышса да, аларны кыйнасалар да, аларга җинаять эше ачылса да, тәртип бозган бала түгел, полиция хезмәткәре гаепле дип саный. Җаваплылыкны алар өстеннән төшереп, безнең алда ук балаларын яклаучылар да бар. Ә җыелуга килсәк, көндез чатта - бабайлар, төнлә - малайлар. Шул ук бу, аралашу кирәк яшьләргә - үзләре шулай аңлаталар.

Р.К.: - Әти-әниләрдән: "Балагызның төнлә ничәдә кайтканын беләсезме?" дип, еш сорыйм. Белмиләр. Борчылу юк. Дискотекага да кызлар гына йөри хәзер. Егетләрне анда очратып булмый. Тематик кичәләр булса гына баралар, менә шундый яшәү рәвеше. Әтнә урамы буйлап иртәнге сәгать 3ләрдә кызлар йөри. Бөтенесе димим, бик тырышлары, бик тәртиплеләре дә бар.

- Хаттагы "куркуга, дуслыкка" җитәкче буларак фикерегез?

Ф.С.: - Елына 10нан артык җинаять эше ачкан хезмәткәр куркак буламы? 4 меңнән артык кеше яшәгән 5 авыл кергән җирлеккә хезмәт күрсәтә Рүзәл Корбанов. Норматив буенча бер участок инспекторы 3,5 мең кешегә хезмәт күрсәтергә тиеш. Бу факт үзе үк сорау­га җавап. Без, полиция хезмәткәрләре, 2011 елның 7 февралендә кабул ителгән РФның 3 номерлы "Полиция турында"гы Федераль Законы нигезендә эшлибез. Нәрсә эшләргә тиеш без, нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый, бары да күрсәтелгән бу законда. Теләгән һәркем таныша ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: