Әтнә таңы

Малның бәрәкәте гошер сәдакасында

Ул ничек тапшырыла?

Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле кояшлы көннәрен дә, яңгырларын да бирде. Күпләребез инде кыяр-помидор җыеп, суган-бәрәңгеләрне алып, файдасын күрә башладык. Шушы нигъмәтләрне бирүче Аллаһка һәрвакыт шөкер кылырга тиешбез. Уңыш аз булды, дип, саранланып йөрергә түгел, булганына канәгатьләнеп, Раббыбызга рәхмәтеңне белдерергә кирәк. Хәдисләрнең берсендә: “Бай кеше —канәгать булган кеше”, диелә. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне кушканын үтәп, тыйганнарыннан тыелып белдерик.

Көз айларында мөселман­нарга бер бурыч йөкләтелде – гошер сәдакасы тапшыру. Зур галимебез Әхмәдһади Мәкъсуди “Гыйбадәте Исламия” китабында: “Гошер бирү фарыздыр. Гошер малларының нисаблары юктыр”, – дип яза.

Гошер — ул җирдән җыеп алынган уңышның (бәрәңге, суган, кишер, бал, чөгендер һәм башкаларның) зәкяте. Ә зәкят бирү исә — Ислам диненең өченче баганасы. Аллаһы Тәгалә тәннәребезне пакьләү өчен ураза гыйбадәтен булдырса, малларыбызны пакьләү өчен безгә зәкят сәдакасы бирүне фарыз итте. Зәкят сәдакасы бирү өчен кулыбыздагы мал, байлык 84 грамм алтын бәясенә җитеп, бер ел дәвамында тотылмый сакланса, шул байлыкның 2,5 процентын мохтаҗларга бирү мотлак.

Бу гамәлне инкарь итүче кеше, әлбәттә, көферлеккә төшә. Ә инде аны ниндидер сәбәп, әйтик, саранлык белән үтәмәүче кеше зур гөнаһлы булыр. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсенең 277нче аятендә безгә шундый бер нәсыйхәтен җиткерә: “Иман китереп, изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкятләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга әхирәттә курку һәм көенү булмас”. Ягъни шушы гамәлләрен башкарган кеше кыямәт көнендә бернинди дә курку, көенүне күрмәс, ди.

Без, җирдә яңгыр суы белән үскән уңышның уннан берен (үзең су сибеп үстергәннең егермедән берен) фәкыйрьләргә бирергә тиеш булабыз. Бу барыбыз алдында да зур гамәл гыйбадәт булып тора, без шул сәбәпле генә малларыбызны, ризыкларыбызны чистарта алабыз. Әгәр кеше гошер бирмәсә, үзе үстереп ашаган ризыгының һәр унынчы кисәге (чөнки ул мохтаҗлар өлеше) хәрам була. Аллаһы Тәгалә барчабызны да хәрам ризыклар ашаудан сакласа иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Әгәр дә кешеләр үлчәүдә хыянәт итсәләр, тормышларында авырлык күрерләр, азанга игътибар итмәсәләр, тынычлык тапмаслар, тиешенчә (Аллаһ кушканча) киенмәсәләр (гаурәтләрен капламасалар яисә зинаны ачыктан-ачык кылсалар), Аллаһы Тәгалә аларга күз күрмәгән, колак ишетмәгән авырулар җибәрер, тиешле зәкят гошерләрен бирмәсәләр, яңгырны вакытында яудырмас (яңгыр яуса да, үсемлек хайваннар хакына гына булыр)”, – диде.

Бу дөньяда адәм баласы үзенә бирелгән малның Аллаһы Тәгаләдән булуын оныта. “Үзем таптым, үзем тырышлык куйдым, эшләдем”, ди. Мәгәр эшләсә дә, бирүчесе Аллаһ Раббыбыз икәнлеген онытып җибәрә. Аллаһы Тәгалә үз дөньясы белән генә яшәгән, Аллаһ биргәннәрдән өлеш чыгармаган бәндәләр хакында “Әл-Гыймран” сүрәсенең 180нче аятендә болай ди: “Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар саранлыклары үзләренә файда, дип. Саранлыклары үзләренә начарлыктыр, саранлык белән җыйган маллары тиздән кыямәт көнендә муеннарына чорналыр. Җирдәге вә күкләрдәге байлык Аллаһныкы бит, һәм Аллаһ — сезнең кылган эшләрегезне белүче”. Бу аять — саран кеше хакында. Без үзебезгә сорау бирергә тиешле: бәлки, зәкят чыгарырга малыбыз җитмидер?

Тик гошер сәдакасын бирергә күпләре­безнең мөмкинлеге бар. Аллаһы Тәгалә “Тәүбә” сүрә­сенең 60нчы аятендә: “Сәдакалар – фәкыйрь­ләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга вә зәкят өчен Исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кеше­ләргә, тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән кешеләргә, Ислам дине өчен Аллаһ юлында һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ — белүче һәм хөкем итүче”.

Югарыда санап үтелгән җирләргә биргәндә генә аның әҗере була. Башка җиргә эләксә, исраф була. Чөнки Аллаһы Тәгалә аңа кемнәргә бирергә икәнлеген күрсәтте. Шул сәбәпле, гошер сәдакасын мәдрәсәләргә, бигрәк тә дини уку йортларында белем алучыларга бирү хәерлерәк. Ни өчен аны мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә бирү өстенрәк соң? Чөнки җыеп алынган уңышны бер генә кешегә бирсәң, аның череп, бозылып исраф булуы бар. Шуңа күрә, күп кенә дин галимнәре раславынча, аны мәдрәсәгә бирү хәерлерәктер. Рәсүлебезнең (с.г.в.) сәхабәсе Гомәр (р.г.) бер вәгазендә сәхабәләргә шундый сүз җиткерә: “Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче шәкертнең авызына каптырыр идем”, — ди. Бу, әлбәттә, безгә зур үрнәк.

Реклама

Беләбез ки, элек-электән татар-башкорт халыкларыбызның ата-бабалары, көз айлары җитеп, бакча эшләре тәмамлангач, ел дәва­мында үстерелгән уңыштан гошер сәдакасын мескеннәргә, мохтаҗларга тапшыра иде. Бал агызса — балын, бәрәңге, чөгендер, кишер уңышыннан өлеш чыгаралар иде.

Соңыннан шау-гөр килеп социализм, коммунизм төзибез, дип йөргән чакта бу күркәм гамәл онытылды, әмма илебездә үзгәртеп кору чоры башлану белән халкыбыз, һичшиксез, үтәлергә тиеш булган, зәкят, гошер сәдакасы тапшыру бурычын үти башлады, чөнки халкыбыз асылына, диненә кайта башлады. Аллаһка меңләгән шөкераналарыбыз булсын, көз айлары быел матур килде, бакчаларыбыздагы уңышны күпләребез түкми-чәчми җыеп алды.

Аллаһка шөкер, елның-елында дин кар­дәшләребез Октябрьский шәһәрендә урнашкан “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенә Ярмәкәй, Илеш, Туймазы һәм башка районнардан гошер сәда­калары җыеп тапшыралар. Шушы көннәрдә Илеш районы һәм Октябрьский шәһәре мөсел­маннары гошер сәдакалары тапшырды. Аллаһ насыйп итсә, бу күркәм гамәлгә башка районнар да кушылыр дип өмет итәбез.

Гошер тапшыручыларның барчасына рәх­мәтләребезне җиткерәбез. Хәләл малларыгыздан, республикабызның күпчелек районнарыннан килеп, мәдрәсәбездә дин гыйлеме алучы балаларга тапшырган сәда­каларыгыз бәрә­кәтендә Аллаһы Тәгалә көтмәгән җирләрдән малларыгызны арттырсын, гаиләләрегезгә иминлек, балаларыгызга югары әхлак насыйп итсен!

Мәүлемҗан хәзрәт СИБГАТУЛЛИН,

имам-ахун.

Автор: Фануз Хабибуллин

чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: