Мәңгәр музыканты
Мөхәммәтҗан Әхмәтҗәнов 1880 елда туган. Күптән инде гүр иясе булса да, ул халык күңелендә яши торган шәхесләрнең берсе.
Ул аксылрак сакаллы, кечерәк гәүдәле карт булып күз алдында тора. Аның тормышы - гади авыл татарының шул чордагы яшәешенең типик чагылышы. Авыр игенче хезмәтеннән арынып торган вакытларда, тормыш алып бару өчен, бәхет эзләп читкә чыгып китү гадәти күренеш булган. Мөхәммәтҗан да Бакуга китеп нефть промыселләрендә хезмәт куя. (Анда Мәңгәрнең Гарифҗан да эшли, ул аннан бер кулын өздереп кайта, соңыннан авылның иң оста бакчачысы булып таныла. Мәңгәр халкы "Чулак Гарифҗан"ны әле дә зур хөрмәт белән искә ала). Бакуда эшләгәндә Мөхәммәтҗан үзеннән 22 яшькә яшьрәк булган, 14 яшьләр тирәсендәге мөсафир, ятим кызны очрата, аны тәрбияли, өр-яңадан киендерә, Мәңгәргә алып кайтып, шул кызга өйләнә. Битендә миңе булган Миңкамал исемле чибәр кыз Мәңгәрнең иң оста тегүчеләренең берсе булып таныла. Аның Крупская исемендәге промартельнең Мәңгәр филиалында тегүче булып эшләгәне хәтердә калган. Мөхәммәтҗан абый белән Миңкамал апаның 2 улы, 1 кызы булган. 1923 елгы олы улы Мостафа 1942 елда сугышка китә һәм шул ук елны хәбәрсез югала. 1926 елгы Абдулла да Бөек Ватан сугышында катнаша. 1930 елгы кызлары Мәликәнең хәрбигә кияүгә чыкканы хәтеремдә.
Аларның ул вакытта өйләре кечкенә булып, ул да тегәргә китергән заказлар белән тулы булыр иде.Мөхәммәтҗан абый - алтын куллы кеше. Ул колхозның ындыр табагындагы кул белән әйләндерә торган машиналарын ремонтлый. Аны халыкка таныткан нәрсә - аның үзе ясаган скрипкасы. Махсус белеме, тиешле җиһазлары, кораллары булмаган килеш, кул астындагы материаллардан ул аны ничек ясагандыр, монысы бик гаҗәп. Ләкин ул бу скрипкасы белән клубларда уйный, концертларда чыгыш ясый, кичләрен капка төпләрендә халыкны моңландыра, җыйналган бала-чаганы биетә. Мөхәммәтҗан абый - скрипкада, укытучы Байбеков Закир абый - мандолинада, Муллагалиев Дәүли абый һәм аның уллары тальянда уйнап, музыкаль ансамбль буларак та чыгыш ясыйлар. Бу музыкантлар инде бакый дөньяга күчтеләр, ләкин алар уйнаган көйләр әле дә күңелдә яңгырап тора.
Вакытында тиешле белем, тиешле шартлар тудырылган булса, Мөхәммәтҗан абый да Амати, Страдивари кебек мәшһүр оста булып җитешкән булыр иде.
Мөхәммәтҗан абый өлкән буыннар күңелендә бүген дә саклана. Ә менә хәзерге яшь буын аны белми. Минем бу язмам яшьләр күңелендә Мәңгәр тарихы, аның кешеләре белән аз-маз кызыксыну уятса, мин бик шат булыр идем.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 18:10Бүлмә гөлләре шаулап чәчәк атсын өчен мартта ун тамчы нәрсә сибәргә? Касторка маен әбиләр борынгы заманнардан ук кулланган икән.1300
-
4 март 2021 - 17:00Татарстан синоптиклары буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә Буран сәбәпле күз күреме сизелерлек начарлана.1600
-
4 март 2021 - 15:30Җәмәгать туклануы өлкәсендәге чикләүләр Роспотребнадзор карарыннан соң йомшартылачак Татарстан рестораторлары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган мөрәҗәгатьне хәзерге вакытта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) карый.3700
-
4 март 2021 - 14:20Татарстанда узган тәүлектә 53 кеше коронавирус йоктырган Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 184 очрагы теркәлгән.3500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13400
-
4 март 2021 - 12:15Әтнә кызлары өчен тавыш бирик "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.8602
-
4 март 2021 - 11:08Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән Пандемия башланганнан алып республикада 347 кеше инфекция корбаны булган.4900
-
4 март 2021 - 10:09Түбән Көек мәктәбендә шахмат зонасы ачылды Түбән Көек төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.7900
-
4 март 2021 - 09:05Документсыз, страховкасыз юлга чыкмагыз! Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.7300
-
4 март 2021 - 08:00Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген әйтте 2020 елда республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.4600
-
3 март 2021 - 20:154 мартка һава торышы һәм ай календаре 4 мартка һава торышы һәм ай календаре.7100
-
3 март 2021 - 19:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.10900
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.3000
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:5900
-
4 март 2021 - 13:15"Без бергә" бәйгесеТүбән Көек мәктәбендә "Без бергә" Республика бәйгесенең район туры узды.10300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.113400
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.27901
-
1 март 2021 - 12:05Мәктәптә туган телне зурладылар Олы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә туган телгә багышлап күңелле чара уздырдылар25400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика