Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Готыф улы Әхмәтов: “Әтнә терлекчелеге икенче КамАЗ төзелешен хәтерләтә” (фотоларда)

"Мәңгәр" хуҗалыгында узучы машина белән сыер саву операторларының 44нче конкурсының тантаналы ачылышына Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та килгән иде. Телевидение һәм төрле газета журналистлары мөмкинлектән файдаланып, аннан бүгенге көн өчен мөһим саналган сорауларга җавап алдылар. - Республикада сөт җитештерү буенча ни әйтерсез? Элекке еллардагы кебек...

"Мәңгәр" хуҗалыгында узучы машина белән сыер саву операторларының 44нче конкурсының тантаналы ачылышына Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та килгән иде. Телевидение һәм төрле газета журналистлары мөмкинлектән файдаланып, аннан бүгенге көн өчен мөһим саналган сорауларга җавап алдылар.

- Республикада сөт җитештерү буенча ни әйтерсез? Элекке еллардагы кебек шәхси хуҗалыкларга быел да хөкүмәт ярдәме булырмы?

- Республикабыз көн саен 2 миллион тонна сөт җитештерү турында хыяллана. Бу мөмкин хыял. Татарстанда сөтчелеккә җитди караш булуын күзаллаган хәлдә, бик мөмкин. Әйтик, Әтнәдә генә берсеннән икенчесе зур сөт комплекслары төзелеше бара. Әтнәнең терлекчелек өлкәсендәге төзелешләре икенче КамАЗны хәтерләтә. Дөрестән дә, Республикада күп эшләнә. Без исә, Әтнәдәге төзелеш технологияләре зур чыгымнар сорамый торган, оптималь технология дип саныйбыз. Шуңа күрә бу өлкәдә дә Әтнәне үрнәк итеп кую дөресрәк булыр. Ә субсидияләр билгеләп ярдәм итүгә килсәк, ул быел да булачак. Татарстан Президенты бу хактагы карарны имзалады. Шәхси хуҗалыкларга 3әр мең сум күләмендә субсидия булачак. Моннан тыш, 5 баш сыеры булучыга - 120 мең сум, 8 баш сыер тотучыга 200 мең сум ярдәм бирелә. Әле бит сауган сөтне сакларга да кирәк. Моны истә тотып, субсидияне суыткычлар йөзендә бирү дә планлаштырыла.

- Урып-җыю турында ни әйтерсез? Быел ашлык бәяләре нинди булачак?

- Әлегә саннар турында әйтү иртәрәк булыр. Тик шунысы бәхәссез, уңыш мул булыр кебек. Әмма шунысын онытмыйк, басудагы мул уңыш әле ул безнеке түгел. Ниндидер нәтиҗәләр турында соңрак сөйләшербез. Шулай да төп максатыбыз / тәүлеклек 200 мең тонна ашлык җыеп алу. Инде ул саннарга якынлаштык. Шөкер, һава торышы шушындый халәттә торыр кебек. Бәягә килсәк, төгәл әйтеп булмауның сәбәбе бар. Бөтен Россия буенча узган алдан да артыграк иген уңышы көтелә. Ә ашлык бәясе тәкъдим һәм ихтыяҗга бәйле. Быел 3 класслы (икмәк пешерә торган) бодай Татарстандагы ихтыяҗдан күбрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев