Марат Готыф улы Әхмәтов: “Урып-җыю тәмамлану алдында”

Пәнҗешәмбе көнне районга Татарстанның премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Готыф улы Әхмәтов килеп китте.
Эшлекле сәфәрнең төп максаты - урып-җыю барышы белән танышу, шулай ук терлекчелек белән бәйле мәсьәләләрне күзаллау булды.
Әтнә районы күген вертолетта әйләнеп - хуҗалыклардагы урып-җыю барышын күзәткәннән соң, министр "Тукай"ның 160 гектарлы, Бәрәскә юлы өстендәге күпьеллык үлән басуына төште. Аны районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов озатып йөрде. Олы кунакны авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, хуҗалык рәисләре каршы алды.
Министр каршы алучылар белән исәнләшкәннән соң әйткән сүзләре белән үк, Әтнәдәге урып-җыюның төгәлләнеп килүен, бу хакта сүз куертуның мөһим булмавын ассызыклады.
- Урып-җыю турында сүз кузгатып тормабыз да инде, - диде ул.
Әңгәмә үзеннән-үзе терлекчелек өлкәсенә юл алды, чынлыкта, шушы басудагы люцернага кагылды. Әлеге басудагы люцернадан инде өченче укос алалар. Бәхәссез, безнең район ук бу яктан башкалардан үзгә. Район буенча алсак, "Шахтер" һәм "Тукай" хуҗалыклары аерылып тора, хәер, башкалар да калышмый. Дүртенче тапкыр да чабып алырбыз мөгаен.
- Күрәсез, люцерна чәчәк фазасына якынлашты, хәзер туклыклылык ягыннан иң бай вакыты, тиешенчә яңгыр булмау сәбәпле буе гына кыскарак, - дип билгеләде район башлыгы.
Белгечләр әйтүенчә, люцернаның протеины югары - 18 % тәшкил итә. Бу узган елгыдан 2 тапкырга артык. Марат Готыф улы яңа технологияләр нигезендә төзелүче тораклар буенча да сорашты. Бездә монысы да куанычлы - барлык хуҗалыкларда диярлек яңа, заманча тораклар баш калкыта.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.8800
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.26000
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.8100
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.15500
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.7500
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.9700
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.14400
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12500
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33900
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.11600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.62700
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53500
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.31404
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика