Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Әхмәтов: "Җылы кыш уҗымнарны зәгыйфьләндерә, язга алар ярымач килергә мөмкин»

Кышы мондый җылы булгач, уңышы ничек булыр икән, дигәнне еш ишетәбез.

Татарстанда урнашкан җылы һәм аз карлы кыш уҗымнарны зәгыйфьләндеререгә һәм уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының элеккеге урынбасары Марат Әхмәтов әнә шундый фикере белән уртаклашты.

«Җылы кыш уҗымнарга тирән йокыга китәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә алар актив рәвештә шикәр куллануларын дәвам итәләр һәм язга ярымач, зәгыйфь хәлдә килергә мөмкин. Уҗымнар бик яхшы тукландыру таләп итә – минераль ашламалар һ ярдәмендә  шактый озак торгызылачак», – дип сөйләде Әхмәтов.

Чәчүлекләргә бәйле хәлне  озакка сузылган яки соңлап килгән  яз, шулай ук февраль-март айларында явырга мөмкин булган  кар катламы да кискенләштерергә мөмкин. "Чәчүлекләрнең торышын һәм киләчәк уңышны  вегетация чоры башлангач кына   фаразларга мөмкин булачак.", диде  Марат Әхмәтов.

2019 елда Татарстанда явым-төшем җитмәү сәбәпле, 218 мең гектардан артык көзге культуралар һәлак булды, ә зыян 1 млрд сумнан артык тәшкил итте. РФ Хөкүмәте Карары буенча Татарстанга китерелгән зыянны компенсацияләүгә 120 млн сум бүлеп бирелгән.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/agriculture/22-01-2020/marat-ahmetov-teplaya-zima-oslablyaet-ozimye-k-vesne-oni-mogut-priyti-polugolodnymi-5717704

https://www.tatar-inform.ru/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев