Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марилар Әтнәдә ял итә?!

19-25 май көннәрне исерек хәлдә техника белән идарә итүче 6 исерек ачыкланган. ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев әйтмешли, руль артына утырып ял итәргә яратучылар да күп шул әле. Һәм күбесе, бу- очракта 5се күрше Мари иленнән. Икесе - шимбә,дүртесе якшәмбе көнне тоткарланган.Моннан тыш, ике исерек хәлдә мопедта йөрүчегә дә җавап тотарга...

19-25 май көннәрне исерек хәлдә техника белән идарә итүче 6 исерек ачыкланган. ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев әйтмешли, руль артына утырып ял итәргә яратучылар да күп шул әле. Һәм күбесе, бу- очракта 5се күрше Мари иленнән. Икесе - шимбә,дүртесе якшәмбе көнне тоткарланган.Моннан тыш, ике исерек хәлдә мопедта йөрүчегә дә җавап тотарга туры киләчәк. Барысының да транспорт чаралары штраф-стоянкага озатылды. Шушы ук чорда куркынычсызлык каешы такмаган 15 йөртүчегә каршы административ протоколлар төзелде. Махсус креслосыз бала утырткан өчен 1 кешегә 3 мең сум күләмендә штраф салынды. Тиешле урында юл аркылы чыкмаган 3 җәяүлегә каршы да административ протокол төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ