Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марсель ҖАББАРОВ: "Мин театрсыз яши алмыйм"

12 мартта якташыбыз Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаровның туган көне иде. Ул 1947 елның язында Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында дөньяга килә. 1968 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Марсель Җаббаров - 40 елга якын гомерен Татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышлаган шәхес. Инде менә 20 ел Казан федераль университеты...

12 мартта якташыбыз Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаровның туган көне иде. Ул 1947 елның язында Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында дөньяга килә. 1968 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Марсель Җаббаров - 40 елга якын гомерен Татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышлаган шәхес. Инде менә 20 ел Казан федераль университеты җирлегендә эшләп килүче "Мизгел" яшьләр театрын җитәкли. Шушы ике юбилей уңаеннан КФУ, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыда "Кадерле мизгелләр..." дип аталган кичә булачак. Бәйрәм тантанасы 17 мартта, сәгать 15.00 дә башлана. Адресы: Татарстан урамы, 2 йорт.

Марсель абый хакында якташыбыз Сөләйман Нәҗмиев язмасын тәкъдим итәбез.

Быел бөтентатар дөньясы үз театрының 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге олугъ чарага әзерлек кызганнан -кыза бара. Татарстан мәдәният министрлыгы, Камал театры, башка театр белгечләре юбилейны уздыру буенча шактый бай эчтәлекле программа тәкъдим итәләр. Тантаналарның иң зурысы декабрь аенда булыр дип көтелә. Татар театрының 100 еллыгына багышлап шушы көннәрдә Татар Дәүләт гуманитар -педагогика университетындагы «Мизгел» театр студиясе Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» спектаклен сәхнәләштерде. Уку йортындагы әлеге студия белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров җитәкчелек итә. Хәбәрчебез Сөләйман Нәҗмиев спектакльдән соң Марсель Җаббаров белән очрашып әңгәмә уздырды.

Марсель әфәнде, Сез 40 елга якын гомерегезне Татар дәүләт драма һәм комедия театрына биргән шәхес. Кинәт кенә театрдан китүегез бераз гаҗәпләндерә. Әлбәттә, аның җитди сәбәпләре булгандыр, тик монысы икенче мәсьәлә. Шулай да сез сәхнә эшчәнлегеннән аерылмадыгыз. Ул вакыттагы педагогика институты белән элемтәләрегез ничек башланды?

- Анда театр студиясе булдыру кем идеясе иде? Моннан 9 ел элек ул чордагы ректор Рүзәл ага Йосыпов (ул минем якташым да, икебез дә Әтнә районыннан) «Марсель, әйдә , безнең уку йортында укучылар, мөгаллимнәр көче белән бер спектакль өйрәнеп, куйык әле. Булачак укытучылар өчен бик кирәкле күнекмә бит бу», - дип мөрәҗәгать иткән иде. Минем театрда эшләгән чорым, вакыт ягы да кысанрак. Шулай да тәвәкәлләп карарга булдым. Хәзер төркем тупларга тотындым. Анда керергә телүчеләрне күрсәгез! Барысы да сәхнәгә тартыла, театр уйныйбыз дип күзләре янып тора. Хәтта укытучылар да спектакльләрдә катнашырга теләк белдерделәр. Студентларның шундый омтылышы, кызыксынулары, теләкләре мине әлеге эшкә алып кереп китте дә инде. Әсәр сайлап репетицияләрне башладык. Һәм 1997 нче елның май аенда Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» дигән спектаклен куйдык. Бик зур уңыш белән барды һәм тамашачы да яратып кабул итте. Нәкъ беренче спектакль уйнаган көнне педагогика институтының театры туган көн дип игълан итте ул вакытта ректор. Киләсе ел безнең өчен кечкенә генә юбилей елы, димәк. Театр студиясен 10 ел һәм унынчы сезон. Театр дигән сүз ул, чагылыш, матурлык, изгелек дигәнне аңлата . Укытучы өчен боларның барысы да кирәкле сыйфатлар. Булачак мөгаллим, шулай ук артист та, сүз остасы да, психолог та, җырчы да, биюче дә булырга тиеш бит инде. Шуңа күрә без мондый эшне бик кирәк дип таптык. Һәр елны бер яңа әсәр куеп бардык. Мин Туфан Миңнуллинны хәзерге чорда бердәнбер драматург буларак кабул итәм, аңа сокланам, әсәрләрен «үлеп» яратам. Күбрәк аның хезмәтләренә мөрәҗәгать итәм. Икенче елны «Кырларым - тугайларым»ын , аннан соң «Ай булмаса, йолдыз бар»ын куйдык. Аннан соң бары тик укытучылар көче белән генә Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» әсәрен сәхнәләштердек. Бер урында гына таптанып булмый, яңа формалар кирәк. Акрынлап әдәби театр алымын уйлый башладым. Әмирхан абый Еникеев белән бик якын дуслар идек без. Аның «Рәшә» повестен сәхнәгә чыгардык. «Куркам мин бу бәхеттән» дигән исем белән барды ул. Аны Празат абый Исәнбәт куйды, үзем баш рольне уйнадым. Бер сөйләшү вакытында Әмирхан ага үзенең «Әйтелмәгән васыять» белән «Йөрәк сере» повестьларын да сәхнәдә күрәсе килүен әйтте. Аңа биргән вәгъдәмне, аллага шөкер, тормышка ашырдым, ике әсәре буенча да инсценировка әзерләп куйдык. Беләсезме, шул йөрәк серендә профессор, танылган әдәбитчы галимебез Рифат абый Сверигин да уйнады. Менә шулай сихерләде аларны театр дөньясы. Ә студентларны әйткән дә юк инде.

Студентларны ничек сайлап аласыз соң?

-Спектакльләрдә уйнарга 10 -12 ләп кенә кеше кирәк бит. Теләүчеләр бик күп. Беренче елларны белдерү язып конкурс игълан иткән идек. 200 дән артык студент килде. Талантлылары да бик күп. Әмма барысын да алып булмый һәм шулай конкурстан төшереп калдырып, аларның йөрәген дә җәрәхәтләргә мөмкин. Шуңа күрә мин ул юлдан ваз кичтем. Октябрь -декабрь айларында «Беренче курс студенты көне» була бит. Шуларда жюрида утырган булып, үземә яшьләрне туплау юлын уйлап таптым. Һәм мондый юнәлеш бик отышлы да булып чыкты. Аннан шуны да әйтәсем килә, театрның беренче көннәреннән үк баш рольләрне уйнаган кешебез, ул хәзер Татар Дәүләт гуманитар -педагогика университетының татар филологиясе факультеты деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов. Ходай тәгалә аңа шул кадәр сәләт биргән, һәр рольне зур осталык белән башкара , үзем дә сокланам. Профессиональ сәхнәдә дә бик яхшы уйнар иде ул дип уйлап куям кайвакыт. Илфат Фәсхиев дигән егетебез дә бик талантлы иде, тик университеттан башка эшкә күчте әле ул. Гомумән, театр ул, үзе бер бөтенләй башка дөнья. Аңа бер бирелдеңме, тиз генә аерылам димә инде син. Бездә уйнаган студентлар да шулай ди. Әле менә соңгы премьерага башка елларда уйнаган, инде уку йортын тәмамлап киткән егет- кызларыбыз да килде.

Студентларның төп эше - уку. Программалар шактый катлаулы, семинарлар, зачет- имтиханнар. Спектакльгә әзерләнергә вакытлары ничек кала? Репетицияләр нинди вакытларда уздырыла?

- Әйе, без беркайчан да аларның төп эшенә хилафлык китермибез. Мин көне буе алар арасында инде. Кайчан барысының да дәресләре бетә, шунда җыелышып, репетицияләргә тотынабыз. Аннан соң студиягә йөрүчеләрнең барысы да «4» ,«5» кә генә укучылар. Кайвакыт үзем дә сокланып куям, каян барысына да өлгерәләр дип. Университет ректоры Җәмил Газиз улы Нигъмәтов та эшебезне һәрвакыт хуплап, ярдәм итеп тора. Студия өчен махсус зур бер бүлмә бирелде, шунда репетицияләр алып барабыз. Уку йортлары арасындагы бер генә фестивальләрдән дә калганыбыз юк. Һәм һәрвакыт призлы урыннарны алып киләбез.

Татар театрына 100 ел. Бик зур тарихи вакыйга һәм безнең олы байлыгыбыз да ул сәнгатьнең әлеге төре. Бүгенге көндә театрларыбыз нинди биеклектә дип уйлыйсыз?

-Әйе, татар халкы өчен, алай гына да түгел, бар төрки дөнья өчен зурлап уздырыла торган чара бу. 100 еллык театры булган халык бөек милләт инде ул. Ләкин театрга бөтен барлыгын биргән шәхесләрне дә онытмаска иде. Театрны һичничек тә бер генә кеше тудыра, тотып тора- саклый алмый. Аның тарихында бик күп язмышлар, бөекләрнең хезмәте ята. Бүгенге театрларыбызның , әлбәттә, мактап телгә алырлык хезмәтләре шактый. Тик шулай да кырыс базар шартлары аларны да үз тырнагына алды, ахрысы. Тормышны чагылдыра, уйландыра торган әсәрләр аз куела кебек. Ә инде югары уку йортларына килгәндә, аларның һәрберсендә дә шундый ук театр студияләре эшләвен теләр идем мин. Талантлы яшьләребез күп, аларны ача белергә генә кирәк. Инде быелгы спектаклебезгә килгәндә, шәхсән мин үзем аннан канәгать калдым. Бик яхшы уйнады егет-кызларыбыз. Малик ролен башкарган Илназ Баһавиев «Яшьләр сәхнәсе» театр студияләре бәйгесендә «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә җиңеп чыкты. Халикны уйнаган Рамил Мөхетдинов исә тамашачылар мәхәббәтен яулады. Айгөл Габделхакова, Азат Фазылҗанов, Алсу Әхмәдиева, Илфат Әхмәдуллиннарның образга кереп, нәкъ тормыштагыча итеп уйнауларын тамашачы да сизгәндер. Спектакльдән соң бар зал аягүрә басып бик озак кул чабып алкышлаулары шуны дәлилли. Киләчәккә планннарыбыз зурдан, спектакльләребезне район тамашачысына да алып чыгып күрсәтергә исәбебез. Университетта бәлкем филологлар өчен театр тарихы, сәхнә теле һәм сәнгать белән бәйле башка фәннәрне туплаган кафедра да ачып җибәрергәдер . Гомумән, булачак укытучы, тәрбиячеләр өчен театр серләре, аның сихри үзенчәлекләре сайлаган һөнәрләрен дәвам итүдә бик нык ярдәм итәчәк.

Татар-Информнан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев