Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина белән сыер саву операторларының 44нче Республика конкурсында Әтнәләр барысы да призлы урыннарга лаек булдылар

Семинарның иң күңелле өлеше - җиңүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү өлеше килеп җитте. Биредә, елдагыча дип әйтү урынлы булыр мөгаен, абсолют җиңүче исемен Мамадыш районы савымчысы, 30 ел савымчы стажлы, моңарчы 5 тапкыр Республика чемпионы исемен алган Сания Насыбуллина яулады. Быел призлы урыннарны номинацияләрдә билгеләгәннәр. Әтнәдән катнашкан 2 савымчы һәм бер...

Семинарның иң күңелле өлеше - җиңүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү өлеше килеп җитте. Биредә, елдагыча дип әйтү урынлы булыр мөгаен, абсолют җиңүче исемен Мамадыш районы савымчысы, 30 ел савымчы стажлы, моңарчы 5 тапкыр Республика чемпионы исемен алган Сания Насыбуллина яулады.

Быел призлы урыннарны номинацияләрдә билгеләгәннәр. Әтнәдән катнашкан 2 савымчы һәм бер терлекчелек буенча консультантның барысы да призлы урыннарда. "Мәңгәр" хуҗалыгының 26 ел савымчы стажы булган Сәрия Сабирова савым залында саву өлешендә җиңүче исеменә лаек булды. Сөтүткәргечләр белән эшләү өлешендә "Ленин" хуҗалыгыннан 18 ел савымчы стажлы Рәмзия Галиәхмәтова икенче урын алды. Консультантлар арасындагы бәйгедә дә беренче урынны Әтнә вәкиле - терлекчелек өлкәсендәге консультант Таһир Баязитов яулады.

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучыларның тулы исемлеге белән соңрак таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев