Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина тәрәзәсенә таш эләксә...

Машина йөртүчеләрнең күбесе алгы тәрәзәгә таш бәрелеп, кителгән урын барлыкка килү белән очраша. Бу хәл, гадәттә, трассада була: алда барган автомобильнең тәгәрмәче астыннан чыгып очкан таш арттагы машинаның тәрәзәсен зарарлый. Таш эләгүгә туктап, пыяланың чатнаган урыннан ярылып китүен туктату чарасын күрергә ашыгыгыз. Моның өчен скотч яки башка ябыша торган тасма...

Машина йөртүчеләрнең күбесе алгы тәрәзәгә таш бәрелеп, кителгән урын барлыкка килү белән очраша. Бу хәл, гадәттә, трассада була: алда барган автомобильнең тәгәрмәче астыннан чыгып очкан таш арттагы машинаның тәрәзәсен зарарлый.

Таш эләгүгә туктап, пыяланың чатнаган урыннан ярылып китүен туктату чарасын күрергә ашыгыгыз. Моның өчен скотч яки башка ябыша торган тасма кирәк. Иң яхшысы - скотч, чөнки ул йөртүчегә юлны капламый, яньчелгән урынга пычрак, су керүне кисәтә. Тәрәзә чистарткыч кулланмыйча торырга кирәк. Эш пыяланы алмаштыруга ук барып җитмәсен дисәгез, тизрәк оста табып, чатнаган урынны төзәттерергә ашыгыгыз. Сыйфатлы төзәтү полимер материаллар ярдәмендә ясала. "Сыек пыяла" кулланучыларга тәрәзәгезне ышанып тапшырмагыз, чөнки ул вакытлыча гына нәтиҗәле булачак. Ремонт ясаган пыяланы киләчәктә югары басым астында юу тыела, кышын җылынган машинаны стоянкага куяр алдыннан тәрәзәләрен ачып, бераз суытырга туры киләчәк.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев