Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина йортка кергән... - "Әтнә таңы"

Бер танышым сөйләгән иде: өйдә тыныч кына өстәл артында ашап утырабыз, шулай. Кинәт өйнең каршы як почмагыннан бер автомобиль кереп килде, кабарга дип күтәргән ипи сыныгы кулдан төшеп китте, дип көлдергән иде. "KZN.Live" мәгълүматларына караганда, Мамадышта да шуңа охшаш хәл килеп чыккан. "НИССАН" машинасы руленә исерек хәлдәге яшь егет менеп...

Бер танышым сөйләгән иде: өйдә тыныч кына өстәл артында ашап утырабыз, шулай. Кинәт өйнең каршы як почмагыннан бер автомобиль кереп килде, кабарга дип күтәргән ипи сыныгы кулдан төшеп китте, дип көлдергән иде.

"KZN.Live" мәгълүматларына караганда, Мамадышта да шуңа охшаш хәл килеп чыккан. "НИССАН" машинасы руленә исерек хәлдәге яшь егет менеп утырган, аннан тыш автода тагын 5 яшь кеше булган. Монда да автомобиль бер йорт эченә керергә азапланган. Ярый әле үлем-китем юк, шулай да яшьләрнең барысын да больницаларга озатканнар.

Сер түгел, яшьләр бергә җыелып сөйләшәләр дә, бер автога төялеп кая да булса берәр авылга, кызлар янына баралар. Әлбәттә, башта азрак "кызып" алалар, нәтиҗәдә авто тизлеге дә югары була, юл кагыйдәләре дә санга сугылмый. Алай йөрүнең берничә очрагы хәвеф-хәтәрсез тәмамланырга да мөмкин. Әмма шул очракларның берсе яхшы гына итеп "эләктерәчәк". Бәхәссез факт бу! Статистика күрсәткечләре шул хакта сөйли.

Монысы аеруча яшьләр колагына: рульгә спиртлы эчемлек кулланып утырмагыз, юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз! Өлкәннәрнең: "Яманлык кешене күзәтеп йөри ул", диюен һәрдаим истә тотыгыз!

Фото ӨKZN.Live"тан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев