Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машинагызны янудан саклагыз

Автотранспортны кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен саклагыз Транспорт чаралырында янгынны булдырмас өчен түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк: - һәр автомобильдә төзек ут сүндергеч булырга тиеш (күмер кислоталы, порошоклы). Автомобильнең мотор бүлегендә өстәмә итеп янгын сүндерү җайланмасын корырга мөмкин (сулы, күбекле, аэрозолле); - пассажирларны йөртер өчен билгеләнгән һәм шул максат өчен аерым...

Автотранспортны кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен саклагыз Транспорт чаралырында янгынны булдырмас өчен түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк: - һәр автомобильдә төзек ут сүндергеч булырга тиеш (күмер кислоталы, порошоклы). Автомобильнең мотор бүлегендә өстәмә итеп янгын сүндерү җайланмасын корырга мөмкин (сулы, күбекле, аэрозолле); - пассажирларны йөртер өчен билгеләнгән һәм шул максат өчен аерым ясалган автотранспорт чараларында ике ут сүндергеч булырга тиеш (күмер кислоталы яки порошоклы); - пассажирларны йөртер өчен билгеләнгән автотранспорт чараларында билгеләнгән төзек авария чыгулары ясалган булырга тиеш; - пневматик туктату системасы куелган автомобилләрне бүлмәдә саклар өчен пневматик туктату системасы төзек булырга тиеш, чөнки янгын килеп чыкканда автомобилләрне тизрәк эвакуацияләргә була; - двигатель һәм картер өстендә пычрак һәм май җыелуын булдырмаска; - кабинада һәм двигатель өстендә кулланылган сөрткеч материалларны калдырмаска; - төзек булмаган туендыру системасы приборлары булган авмобильне кулланмаска; - ягулык системасы төзек булмаганда бензинны карбюраторга сыемлыктан шланг аша яки бүтәнчә салмаска; - туендыру системасы приборлары һәм ягулык баклары янында тәмәке тартмаска; - ватык электр үткәргечләре, туендыру системасы бозык булган һәм кабызылган масса сүндергече (шундый җайланма булса) белән автомобилләрне саклауга калдырмаска; - газ баллонлы автомобильнең җайланмалары, торбаүткәргечләре, вентилләре герметик булырга тиеш; - газ баллонлы автомобилләргә газ ягулыгын салу газ тутыру станцияләрендә булырга тиеш яисә аерым газ сала торган машина тутырырга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев