Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машинаны теркәү гадиләшә

Электрон хезмәтләр тормышыбызгә көннән-көн күбрәк үтеп керә. ЮХИДИнең район бүлекчәсе тарафыннан да берничә электрон хезмәт күрсәтелә. Болар: юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар турында белешмә алу, автомототранспорт йөртү таныклыгына ия булу өчен имтиханга язылу, машина йөртү таныклыгын, вакытлы рөхсәт кәгазләре алу, автомототранспорт чараларын һәм аларга прицепларны теркәү. Моның өчен иң...

Электрон хезмәтләр тормышыбызгә көннән-көн күбрәк үтеп керә. ЮХИДИнең район бүлекчәсе тарафыннан да берничә электрон хезмәт күрсәтелә.

Болар: юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар турында белешмә алу, автомототранспорт йөртү таныклыгына ия булу өчен имтиханга язылу, машина йөртү таныклыгын, вакытлы рөхсәт кәгазләре алу, автомототранспорт чараларын һәм аларга прицепларны теркәү. Моның өчен иң элек дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (www.gosuslugi.ru) кесә телефоны номерын күрсәтеп теркәлү узарга һәм "ЮХИДИ һәм автохезмәтләр" бүлеген сайларга кирәк. Тапшырылырга тиешле документлар исемлеге gibdd.tatarstan.ru һәм rpolice.ru сайтларында урнашкан. Дәүләт автоинспекциясе электрон юл белән түбәндәге теркәү гамәлләре үткәрә: транспорт чарасын теркәү, аның мәгълүматларын үзгәртү, теркәүне туктату, автомобильне учеттан төшерү. Дәүләт хезмәтеннән файдалану өчен гариза бланкысын тутырырга кирәк. Дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процент ташлама да каралган. Әлеге портал аша бик күп процедураларны үтәргә була, алар сезнең вакытыгызны янга калдыра. Кулланучы үзенә уңайлы вакытны һәм урынны сайлый, нинди документлар кирәклеген белә ала һәм гариза тутырып, аны принтерда чыгара да ала. Административ штрафлар турында мәгълүматларны да әлеге порталдан алырга, шунда ук штрафларны банк картасы аша түләргә дә мөмкин. Теркәү процедурасы узганда автомобильне тикшерү мәйданына алып килергә туры киләчәк. Югалган дәүләт номер билгесен алыштырганда, теркәү документлары биргәндә, адрес яки фамилия үзгәрү сәбәпле үзгәрешләр кертәсе булганда машина үзе кирәк түгел. Банк картасы ярдәмендә дәүләт пошлиналарын, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен салынган штрафны түләргә мөмкин.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталында теркәлү өчен түбәндәге документлар таләп ителә: Россия Федерациясе гражданины паспорты; дәүләт пенсия иминиятенең иминият белешмәсе (страховое свидетельство); интернет челтәрендәге электрон почта адресы. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында теркәлгәннән соң, үзеңнең адресыңны күп фукцияле үзәкләрдә яки почта бүлекчәләрендә раслатырга кирәк.

Күп функцияле үзәкләр элек бирелгәннәргә алмашка Россия милли машина йөртү таныклыкларын кабул итү һәм тапшыру һәм халыкара машина йөртү таныклыкларын бирү буенча вәкаләтләргә ия;

Машина йөртүче таныклыгының гамәлдә булу срогы узганчы (мәсәлән фамилия алыштырганда, тузган, югалган һәм урланган очракта) аны алыштыру һәм бирү тәртибе үзгәрде. Мондый очракларда медицина нәтиҗәсе кирәкми, әмма яңа машина йөртү таныклыгы элеккесенең гамәлдә булу срогына кадәр бирелә. Медицина тикшерүе нәтиҗәсен тапшырган очракта, яңа машина йөртүче таныклыгы ун ел срокка бирелә. Әлеге яңалыклар 2017 елның 1 апреленнән көченә керде.

Марат Гаязов,

ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы

Фото: http://alljus.

http://saby-rt.ru/news/novosti/mashinany-terk-gadilsh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев