Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЗАМАНЧА МАТУР ӘКИЯТ

Борын-борын заманда түгел, бүгенге көннәрдә, җылы җәйләр үтеп, елак көзләр китеп барганнан соң, җиребезгә хуҗа булып кыш атлап кереп, бар дөньяны ак карларга күмгәч, булган хәлләр турында сөйләмәкче булам сезгә.

Бик көттереп килгән кыш, ниһаять, үзенең турыдан туры вазыйфаларын башкарырга тотынды. Җир өстенә йомшак карлар яудырып кына калмады ул, көттереп тә килә алмаган көннәрнең үчен алырга теләгәндәй, аномаль салкыннары белән дә куркытып алмакчы булды бугай. Шулайдыр, тиккә генә декабрь аенда терекөмеш баганасы 30 градуска кадәр төшмәс иде... Саран гына яуган карлардан соң, үзәкләргә үтәрдәй бу салкынга ияләшеп бетүе дә бик авыр. Гадәттә гыйн­вар аенда гына булып, урысларның "Рождество" бәйрәмнәренә туры килгәнгә, әбиләр телендә "раштуа салкыннары" дип аталып йөртелгән суыкларга без чыннан да әзер үк түгел әле. Тик Суык бабай бездән сорап тормый шул, аның үз кануннары... Тукта, тукта, мин бит мәкаләмне әкият белән башлап җибәргән идем. Әйе, әйе, чып чын әкият иле турында сөйлисем килә. Казан ягыннан Әтнәбезгә килеп кергәндә, якты утлары белән балкып, әллә кайдан үзенә чакырып торган былтыргы "Кар шәһәрчеге" исегездәме? Сүзем нәкъ менә аның турында. Шул ук урында, шул ук сәгатьтә дигәндәй, биредә быел да кар-бозлардан шундый ук шәһәрчек төзергә тотындылар. Ә аны аякка бастыру районыбыз оешмаларыннан килеп эшләгән егетләрнең тырышлыгыннан тора. Егетләр исә чыннан да бик тырыш, берәү дә читтә калмаган. Кем бозлардан шәһәрчекнең диварын өя, кайсы шунда ук "раствор" ясау өчен ләгән белән тирә-яктан кар ташый, кем су сибеп тора. Чатнама суыкка карамыйча, кырмыскалар кебек һәркайсы хәрәкәттә. Әле шушы атна башында гына тотынсалар да, инде диварлары хәйран күтәрелгән. Боз шәһәрчеген чыннан да әкият иленә әйләндереп, бәйрәм ялларында Олы Әтнәдән генә түгел, авыллардан да килгән бала-чага рәхәтләнеп уйный алсын, Яңа елны каршылаган мизгелләр ел буена җитәрлек истәлекләргә бай булсын дип тырыша ир-егетләребез. Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов та: "Егетләр молодцы, тырышалар. Мондый темплар белән барганда, берәр атнадан төзелеп тә бетәр дип уйлыйм. Шәһәрчек нәкь былтыргы формада булачак. Төп проблема - кар юклыгы. Азрак җылытып җибәреп, карлар явып китәр дип өметләнәбез," - ди. Чыннан да кар бик аз ятты шул әле. Ә болай, платинадан боз китереп торалар, гидранттан янгын сүндерүчеләр куйган җайланма аша суы агып тора. Өзеклекләр юк. Күп тә үтмәс, әкияттәге Кар патшабикәсенең боз сараен хәтерләтеп Әтнәбездә дә кар шәһәрчеге аякка басар. Бәлки әле, Кыш бабай да егетләрне жәлләп көннәрне җылытып җибәрер, карларын да яудырыр. Шулай гына була күрсен.

Х.Гарипов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев