Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матурлык салонында гомере өзелгән

15 октябрьдә Мәскәүнең Дорогомилово районы суды косметик салонда клиентның үлеменә бәйле шау-шу куптарган эшкә нокта куйды.

Фаҗига узган елның 14 июлендә үк булган. Косметик салонга килгән Уфа кызы Элина инъекциядән соң аңын югалта һәм тиздән вафат була. Әмма аның үлемендә гаепле косметолог Юлия Качанга карата хөкем карарын кичә генә игълан иттеләр.
Юлия Качанны ике елга гомум режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Суд аны гомер һәм сәламәтлек иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтүдә гаепле дип тапкан.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Уфа кызы Элина Юлия Качан янына косметология процедурасына килгән. Аңа кирәгеннән арык лидокаин инъекциясе керткәннәр, шуннан соң ул анафилактик шоктан үлә.
Элек "КП-Уфа", Элина, вакыт-вакыт косметик хезмәтләр сорап, танылган һәм кыйммәтле белгечләргә мөрәҗәгать иткән, дип язган иде. Аның туганнары сүзләренә караганда, ул уколларны еш кадаткан, ләкин бернинди авырлык та кичермәгән.

Чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев