“НИНДИ УЛ МӘХӘББӘТ ТАВЫ?”
Нияз тәрәзәдән караган саен, шул тауны эзли иде. Шулай, тәрәзә каршында уйланып, аның көннәре узды, ә тау үзенә тарта торды.
Кечкенәдән Нияз тау турындагы риваятьне тыңлап үсте. Әле дә бүгенгедәй хәтерендә: ул капка төбендәге урындыкта утыра, бабайсын күреп ала да, аның янына килә. - Бабай, синең әнә теге "Мәхәббәт тавы"на меңгәнең бармы?
- Минемме... бар, - дип сузып кына җавап бирде карт. Ә үзенең күзләре Нияз күрсәткән якта иде. Нияз бабасының тавышы, йөзенең үзгәргәнен сизде.
- Бабай, нинди ул "Мәхәббәт тавы"? - дип кызыксынуын дәвам итә.Ниязның күзләре янып тора, бөтен гәүдәсе белән ул очарга әзер иде. Мөмкинлеге булсамы, хәзер үк шул тауга таба очар иде.
- Тау тау инде ул, улым, - диде бабай. Ләкин Нияз бирешмәде. Бабайдан мең тапкыр ишеткән риваятьне сөйләвен үтенде. - Без бала чакта ул тауның исеме икенче төрле иде. Без аны "Җиләкле тау" дип йөртә идек. Өйдә ашарга булмаганлыктандыр инде, буш вакыт чыгу белән шул тауга чаба идек. Чөнки анда җиләк бик күп иде. Кызлар, егетләр җиләк ашап туйгач, рәхәтләнеп аунап уйный идек. Аннан тагын җиләк ашап, караңгы төшкәч кенә өйгә кайта идек. Ул вакытлар балачакның иң матур, бәхетле мизгелләре...
Тауның бер читендә ялгыз агач үсә иде. Ләкин без, балалар, аның янына барырга курка идек. Кечкенәдән әти-әниләр, анда бармагыз, аның янына барырга ярамый, дип кисәтеп килделәр. Шунлыктандыр инде, без ул агачтан шүрли идек.
Эштә, хезмәттә еллар үтә торды. Безнең авылга бүтән җирләрдән кешеләр кайта башлады. Авылыбыз зурайды. Яңа гаиләләр барлыкка килә торды. Яшь парлар үзләренең мәхәббәтләрен менә шушы тауга менеп аңлата торган булдылар. Ләкин аның сере бар: тауга чын мәхәббәт булса гына менәргә ярый. Бабай бу сүзләрне әйтеп тә өлгермәде, Нияз:
- Бабай, нәрсә соң ул чын ярату, мәхәббәт? - Бабай дәшмәде, чөнки егеткә бу сорауны аңлату икеләтә авыр иде.
Ниязга шушы көннәрдә генә 16 яшь тулды. Аңа яшьтәшләре белән бергә бакчага да, мәктәпкә дә йөрергә насыйп булмады. Ул - инвалид. Аның аягы да, кулы да юк. Аны укытучылар өйгә килеп укыттылар. Шунлыктан ул яза да, укый да белә. Аз-маз гитара чиртә. Аның кулы да, аягы да -протез.
...Яратуның нәрсә икәнен Нияз белә. Әти-әнисе, бабайсы, туганнары аны яраталар. Ул бу яратуны бөтен күңеле белән тоя. Ләкин....
- Менә беркөн таудагы ялгыз агач урталай бүленеп сынып төште, - дип дәвам итте үзенең сүзен бабай. Авыл яшьләре нишләргә, нәрсәгә юрарга да белмәде бу вакыйганы. Нинди билге икән бу дип баш ваттык. Аллага шөкер, ул-бу булмады. Яшьләрнең бер өлеше яңа агач утыртырга кирәк дисә, күбесе кирәк түгел дип санады. Шулай да сынган агач янына юл бетмәде. Яшь егет-кызлар үз хисләрен аңлатуны шул агач төбендә дәвам иттеләр. Әллә кешеләрнең ышанычы, әллә инде кешеләрдәге матур хисләр ярдәм итте - агач яшәрде, матурайды. Шуннан башлап бу тауны "Мәхәббәт тавы" дип атый башладылар.
- Бабай, синең дә анда менгәнең бар бит әйеме, - дип кабат сорап куйды Нияз. Бабай елмайды гына. Ә бу "әлбәттә" дигәнне аңлатучы елмаю иде. Нәрсәдер булды Нияз күңелендә. Ул беренче тапкыр үзенең кул-аякларын күрә алмый башлады. Беренче тапкыр аның кычкырасы, елыйсы килде. Беренче тапкыр ул үз-үзенә карата кимсетелү хисен тойды. Үз-үзен күрә алмады.
Күп уйланды Нияз... Төннәрен, көннәрен уйланды. Акрынлап үз көенә кайтты. Көчле иде ул. Нияз бу киеренке хәлен дә җиңеп чыкты. Протез белән булса да спорт белән шөгыльләнде, әйбәт укыды, техника белән кызыксынды. Авыл китапханәсендә ул укымаган китап калмады... Мәктәпне дә яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Ниязның күңелендә дуслары, яшьтәшләре шикелле каядыр укырга керергә, югары белем алырга, кирәкле һөнәр иясе булырга дигән зур өмет яши иде.
Ләкин бүген бер теләк Ниязга тынгы бирми. Аның ул ишетеп белгән, ничә еллар инде ерактан күзәтеп йөргән тауга менәсе килә. Тик ничек? Ничек?!
Бүген Нияз йокыдан иртә уянды. Күңеле шат, рәхәт иде аңа. Көне дә кояшлы иде, гүя аңа ярдәм итәсе киләдер кебек иде. Ниндидер илаһи көч тойды үзендә Нияз. Үз-үзен көчле итеп сизде. Протезлары яңа булуга карамастан (укырга керер алдыннан аңа Мәскәүдән яңа протезлар кайтарткан иделәр), ул аларны чын кул-аяклары итеп сизә иде. Йөрәге икенче төрле итеп тибә, күңел оча, аңлап булмый торган хис аның белән идарә итә иде. Бүген аның иң изге теләге тормышка аша.
- Бабай, - дип дәште ул ишек алдында мәш килеп йөргән бабайсына. - Бабай, миңа булыш әле. Мине теге тау янына алып бар әле. Оныгын матур киемдә инвалид коляскасында күргән бабай бер мәлгә телсез калды. Күңелендә туган соравын да бирә алмады. Аңлады ул Ниязны. Ничек аңламасын. Аның каршында үз-үзенә ышанган, төпле фикерле егет утыра иде.
Коляскада тауга менеп булмаслыгын Нияз бик яхшы белә иде. Ничек кенә авыр булса да, менде ул шул тауга. Ауган агачны эзләп тапты.
- Шул ук агач, бабам сөйләгән агач, диде ул чын күңелдән балаларча куанып.
Протез куллар агачны кочаклады, протез аяклар ботларны чеметте. Ниязның битеннән кайнар күз яшьләре акты. Шатлыклы күз яшьләре иде ул. Ул үзенең гомерендә беренче тапкыр көчле зат икәнен исбатлады. Агачны кочаклаган килеш, сул битен агачка куеп ул сүз бирде: "Озакламый мин тагын синең яныңа килермен. Ләкин үзем генә түгел". Талгын гына җил исеп куйды, яфраклар шаулаштылар.
Авыл Нияз киткәннән бирле өченче көзен каршылый. Бар дөнья сары төскә төренгән, кырлар бушап калган, еш яңгырлар ява, күңел моңсулана. Ләкин ерак таудан күңелне куандырып шатлыктан көлгән тавышлар ишетелә. Тау башыннан бер-берсенең кулын тотып егет белән кыз кайтып килә. Мәхәббәт тавыннан төшеп киләләр түгелме алар. Ашыкмыйлар, акрын гына төшәләр. Чөнки Нияз тиз атлый алмый. Тиз атлыйсы да килми аның. Алар бит "Мәхәббәт тавы"ннан төшәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев