Май бәйрәмен Олы Бәрәзә халкы өмә белән каршы алды
Май яллары дәвам итә. Шулай да райондагы басу-кырларда, амбарларда эш кайный. Мәктәп укучылары белем ала. Кыскасы, авыл халкы тик тормый, юа, җыештыра. Олы Бәрәзә авылы халкы да зур өмәгә чыкты. Авыл халкы, биредә тугып-үскән якташлары белән берлектә авыл зиратының әйләнәсен яңартты. "Авылда Сабантуйлары уздырырга ярдәм иткән якташларыбызның тырышлыгы бу. Халык...
Май яллары дәвам итә. Шулай да райондагы басу-кырларда, амбарларда эш кайный. Мәктәп укучылары белем ала. Кыскасы, авыл халкы тик тормый, юа, җыештыра.
Олы Бәрәзә авылы халкы да зур өмәгә чыкты. Авыл халкы, биредә тугып-үскән якташлары белән берлектә авыл зиратының әйләнәсен яңартты.
"Авылда Сабантуйлары уздырырга ярдәм иткән якташларыбызның тырышлыгы бу. Халык бердәм булып күтәрелде. Кемнең нинди техникасы бар: трактормы ул, КамАЗмы зират янына алып төштеләр. Зиратның бер башыннан искесен сүтеп алалар, ул арада чүп-чарны төяп алып китеп торалар. Күз ачып йомганчы яңа коймаларны урнаштыралар да. Бер тик торган кеше юк биредә. Карап торуы ук күңелле. Аллага шөкер, һәркем барасы мәңгелек йортыбыз чистара, матурая" , - ди бәрәзәлеләр шатланып.
Бу саваплы эштә хезмәт куйган һәркемгә Ходай Тәгалә сәламәтлек, җан тынычлыгы насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев