Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Май нинди үзгәрешләр алып килә?

Май аенда Россиядә бер “төргәк” канун үз көченә керде. Үзгәрешләрнең күпчелеге социаль ярдәм, пенсияләр белән бәйле.

Пенсия
Россия Пенсия фонды эшләми торган пенсионерлар өчен социаль өстәмә түләүләрне яңадан караячак. Шулай ук индексация дә көтелә. Сүз уңаеннан, “перерасчет” ел башыннан ясалыр дип күздә тотыла.
Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, бу үзгәрешләр 6,5 млн россиялегә кагылачак. Шул исәптән, пенсиясенең иминият өлеше яшәү минимумына җитмәүчеләргә дә. Билгеле булганча, иминият пенсиясе 6,6 процентка индексацияләнгән иде. Ә 1 апрельдән социаль түләүләрне 6,1 процентка арттырдылар.

Моннан тыш, 1 майдан алып Бөек Ватан сугышы ветераннарына өстәмә түләүләр системасы үзгәрде. Нәтиҗәдә, аларның пенсияләре 15-20 процентка, уртача алганда 9,5 мең сумга арта.
Шулай ук бала чакта алган җәрәхәте инвалидлыкка китергәннәргә; разведчиклар һәм “Ленинград оборонасы өчен” медале ияләренә пенсияләр арттыру планлаштырыла.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, мондый категориягә кергән ветераннар саны 10 мең чамасы һәм аларга Хөкүмәт өстәмә 1 млрд сум чамасы акча бүлеп бирәчәк.
Җиңү көне уңаеннан ветераннарга өстәмә 10ар мең сум акча өләшенә. Бу түләүләр Россия гражданнарына, Латвия, Литва һәм Эстониядәге ветераннарга бирелә.

Коронавирус “күчтәнәчләре”
Майда да пандемия белән бәйле кертелгән түләүләр үз көчендә кала.
Мисалга, ана капиталына ия булган гаиләләргә өстәмә 5 мең сум түләнелә. Бу акчаны апрель-июнь айларында алырга мөмкин. Хәтта ана капиталын инде файдаланган гаиләләргә дә әлеге ярдәм каралган...

Тулы варианты: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/may-ae-tormyshybyzga-nindi-zgreshlr-kert

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев