Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчетебезне юдык без, изге гамәл кылдык без

. Укучылар, шимбә көнне өйләдән соң бер изге эш эшләп алмабызмы? Мәчеттәге ремонттан соң җыештырып, юып чыгарасы бар иде, булыша алмассызмы? - дип дәшүенә, тарих укытучысы Равил абыйга беравыздан ризалыгыбызны белдердек. Менә сәгать ике тулганда дус-ишләр белән шаярыша-шаярыша мәчет каршына җыйналдык. Безне анда куанычы эченә сыймаган имамыбыз Ленар абый, мәэзин...

.

  • Укучылар, шимбә көнне өйләдән соң бер изге эш эшләп алмабызмы? Мәчеттәге ремонттан соң җыештырып, юып чыгарасы бар иде, булыша алмассызмы? - дип дәшүенә, тарих укытучысы Равил абыйга беравыздан ризалыгыбызны белдердек. Менә сәгать ике тулганда дус-ишләр белән шаярыша-шаярыша мәчет каршына җыйналдык. Безне анда куанычы эченә сыймаган имамыбыз Ленар абый, мәэзин Рүзәл абый һәм мәчетне багыш-күреш итүче аксакал Габделнур абыйлар каршы алдылар. 7,8,9 сыйныфлардан барысы 21 егет һәм кызлар җыелган иде. Равил абый барыбызга да эш юнәлеше билгеләп барлап торды. Егетләр дистәләгән келәм һәм намазлыкларны чыгарып кактылар, күрше йортлардан җылы сулар ташыдылар. Тәрәзәләрнең эчке катын алып, юып, ярыкларын замазка белән сылап, яңадан куеп ябышкак тасма белән ябыштырдык.Мәчетнең барлык җиһазларын сөртеп тузаннан арындыргач, идәннәрне тышкы баскыч төбенә кадәр ике кат юып чыгардык. Тиз генә кулларымны сөртеп, эшкә бирелгән иптәшләремне кәрәзле телефонымның камерасына төшереп алырга да өлгердем.

Без эшне төгәлләгән арада, Ленар хәзрәт егетләребезгә кыскача гына вәгазь дә сөйләп алды. Ике сәгать сизелми дә үтеп китте. Таралыштык, ләкин арыган кыяфәт белән түгел, ә бәлки, ниндидер бәхетле мизгелләр кичереп, эшләгән эшебездән зур канәгатьлек хисләре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев