Мәһдиев герое Әтнәдә яши

Илдар Хәмитов янына мине аның күршесе Айзат Каюмов чакырып китерде. «Мин сезне бер кеше белән таныштырам. Ул бик аз сөйләшә, ләкин искитмәле булган кеше», - диде. Илдар Хәмитовның каршына килеп бастым да өнсез калдым. Каршымда - Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрендәге чып-чын герой. Баш хәрефтән языла торган Хезмәт кешесе. Югыйсә, үзебез дә...
Илдар Хәмитов янына мине аның күршесе Айзат Каюмов чакырып китерде. «Мин сезне бер кеше белән таныштырам. Ул бик аз сөйләшә, ләкин искитмәле булган кеше», - диде.
Илдар Хәмитовның каршына килеп бастым да өнсез калдым. Каршымда - Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрендәге чып-чын герой. Баш хәрефтән языла торган Хезмәт кешесе. Югыйсә, үзебез дә авылда туып-үскән, шулай да җир кешесе турында сүз барганда, күңел Мәһдиев геройларын барлый. Зур кулларын тезенә салып утырган, мактанмый да, зарланмый да, мин сораганнарга салмак кына җавап бирә.
Илдар Хәмитов күп еллар ферма мөдире булып эшләгән.
- Улым Нияз, кешегә эшләп ятканчы, үзебезгә булсын, диде дә шуннан акрынлап шәхси хуҗалыкны үстерә башладык, - ди ул.
Бүгенге көндә аларның 11 баш сыерлары, 18 баш атлары, 50дән артык сарыклары бар. Яшь тайларны Пенза өлкәсеннән алып кайталар да бераз үстереп, суеп саталар.
- Кемнәр белә - шулар ала инде, - диде Илдар Хәмитов, минем ун соравымны бер җөмлә белән җаваплап.
Бүгенге көндә үгез, тана итенә караганда, күбрәк тай ите сатыла икән. Шәһәрдәге таныш-белешләренә итне беткәннән беткәнгә китереп торалар. Минем аңлавымча, әлеге исемлек шактый зур.
Терлекләргә азыкны үзләре әзерлиләр. Болыннарны, елга буйларын чабалар. «Башлангыч фермер» программасы белән яңа трактор, печән прессы алганнар. 800 мең сумга кредит алып, терлек абзарлары салганнар, бурычларын түләп бетереп, әле күптән түгел генә яңа «Газель» машинасы да алып куйганнар. Монысына инде әҗәткә кермәгәннәр.
«Терлек тотып табыш алып буламы?» дигән соравыма: «Эшләсәң, була инде», - дигән кыска гына җавап алдым.
Ул арада Айзат күршесенең бик оста балта остасы икәнлеген, теләсә кайсы төрдәге техниканы иярли һәм ясый белүен, иң мөһиме, бик тә ярдәмчел күрше булуы турында сөйләп өлгерде.
«Соңгы елларда, тамак туйгач, без авылны шәһәрләштерү турында мавыгып сөйләштек. Сөйләшүгә катнашканнарның күпчелеге, кызганычка каршы, авылны шәһәр итеп күрергә хыялланды. Бу хыялга тотынучылар булды, авыл халкы терлек-туар асрамаска, хәтта бәрәңге, яшелчә үстермәскә өйрәнде, акча күп - сумка тотып башта авыл кибетенә, аннары машинага утырып шәһәр кибетенә юнәлде. Теге абзар артында сөяк көтеп ята торган очлы авызлы мәхлук этләр дә акрынлап кимеде, чөнки абзар артына сөяк чыкмый башлады. Ала каргалар, саесканнар да андый авылның бакча киртәсенә, абзар түбәсенә кунмый башлады. Тамак туйгач, без, бүтән бернәрсә дә калмагандай, үзебез туып-үскән авылны ничек мөмкин, шулай тизрәк бетерү турында сүз куерттык. Тук кеше кызык бит ул...»
«Торналар төшкән җирдә», Мөхәммәт МӘҺДИЕВ.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2015-01-22-08-06-57/item/23455-mәһdiev-geroe-әtnәdә-yashi.html
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 19:50Коронавирустан соң ис һәм тәм сизүне кайтару ысулы билгеле Ис һәм тәмне кире кайтару өчен махсус күнегүләр ярдәм итә ала.5300
-
25 гыйнвар 2021 - 18:35Әтнәнең үзәк юллары нигә ябылган? Көндез машиналар күп булу сәбәпле Әтнәнең үзәк юлын чистарта алмаганнар иде.10100
-
25 гыйнвар 2021 - 18:102021 елда Татарстанда яңа туган сабыйлар өчен бүләк комплектлары бирү дәвам итәчәк Узган елда республикада аз керемле гаиләләр, балалары тугач, 4400 комплект бүләк алган.8500
-
25 гыйнвар 2021 - 17:00Бүген Татарстанда туган телләр айлыгы башланды Ай дәвамында иҗади бәйгеләр, китап күргәзмәләре, тематик кинолар күрсәтү һәм башка чаралар булачак.4800
-
25 гыйнвар 2021 - 14:25Татарстан Президенты медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.9800
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.19200
-
25 гыйнвар 2021 - 11:30Штрафка тарту дәвам итә Алдагы көнне Әтнә районында рейд була дип хәбәр иткән идек.9700
-
25 гыйнвар 2021 - 10:10Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 21,9 млрд сум юнәлдереләчәк Федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән акчаларны уңайлы мохит булдыру, төзелеш һәм башка проектларга юнәлдерәчәкләр.6400
-
25 гыйнвар 2021 - 09:20Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 240ка җитте Тагын өч ир-ат инфекция корбаны булды.6500
-
24 гыйнвар 2021 - 20:15Йомырка кабыгының файдасын беләсезме? Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәм ителми.15200
-
24 гыйнвар 2021 - 19:10Сөю капкасы Кергән идек бу дөньяның Сөю дигән капкаларын ачып. Р.Аймәт.11500
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.26900
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.33000
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясатканВакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.13800
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.24200
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.19200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика