Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдәни мирас объектларын барлыйлар

17 август көнне «Эхо веков» проекты кысаларында районга документаль фильм төшерергә кайтачаклар. «Кайтаваз» артыннан (След за «Эхом») дип исемләнгән документаль фильм өчен Ябынчы, Түбән Бәрәскә, Олы Әтнә, Әйшияз, Олы Мәңгәр, Мамыш һәм Мокшы авылларындагы тарихи объектларны төшерү көтелә. Әлеге проектның максаты - мәдәни мирас объектларын барлау һәм аларны таныту. Документаль...

17 август көнне «Эхо веков» проекты кысаларында районга документаль фильм төшерергә кайтачаклар. «Кайтаваз» артыннан (След за «Эхом») дип исемләнгән документаль фильм өчен Ябынчы, Түбән Бәрәскә, Олы Әтнә, Әйшияз, Олы Мәңгәр, Мамыш һәм Мокшы авылларындагы тарихи объектларны төшерү көтелә. Әлеге проектның максаты - мәдәни мирас объектларын барлау һәм аларны таныту. Документаль фильм төшерү 3 август көнне Спасс районыннан башланып киткән инде. Шунысын да әйтергә кирәк, Арча, Балтач районнарында бер генә объектны төшерү күздә тотылса, бездә аларның саны берничә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев