Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдәният хезмәткәрләрен дә бүләкләделәр

Күптән түгел районның мәгариф бүлеге уку йортларының техник иҗат буенча һәм мәдәният йортларының мәктәпләрдә узган түгәрәкләре күргәзмәсе узуын хәбәр иткән идек.

"Мәктәптән тыш эшләр үзәге" (элекке "Укучылар йорты", кыскача - ЦВР) техник иҗат күргәзмәләренең конкурс нәтиҗәләре белән таныштырдык инде. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре дә яхшы нәтиҗәләр белән куандырдылар.

Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов яшь буында сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгәне, сәләтле балаларны иҗади яктан ачылырга ярдәм иткәне өчен

"Иҗади остаханә" драма түгәрәге җитәкчесе, район мәдәният йортының әйдәп баручы белгече Раилә Галиеваны грамота белән бүләкләде. Шундый ук махсус грамоталарга "Яшьлек" бию түгәрәге җитәкчесе Алсу Гыйләҗева, "Сәнгать" түгәрәге җитәкчесе Дания Гарипова, "Салават күпере" драм түгәрәге җитәкчеләре Зөлфия Шакирова һәм Радик Зарипов, "Сихри балачак" бию түгәрәге җитәкчесе Айгөл Фазылҗанова, кул эшләре түгәрәге җитәкчеләре Райлә Хәйруллина, Сания Шаһиева, Лилия Хәкимова һәм Маһинур Бариева бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выставка