Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдәният йорты яңара, матурлана

Олы Мәңгәр авылы мәдәният йорты 1975 елның 1 октябрендә ачыла. Иске агач клубтан соң, авыл уртасында мәһабәт бина калкып чыгу авыл халкы тарафыннан да зур шатлык белән кабул ителә.

Шул көннән алып нинди генә концерт-театр булмаган да, нинди генә тамашалар куелмаган биредә. Заманы өчен бөтен шартлары тудырылып төзелсә дә, еллар аңа үз эзен салмый калмаган. “2006-2007 елларда мәдәният йортыбызга косметик ремонт эшләнгән иде – тәрәзәләр пластикка алыштырылды, түбә яңартылды, стеналар буялды, – ди күп еллар шушы мәдәният йортын җитәкләүче Гөлсинә Шакирова. – Шул ук елларда фойе  идәнендәге линолеумны да плиткага алыштырдык”. Әмма  таләпләр үзгәреп тора.  Милли проект кысаларында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан мәдәният йортларын яңарту буенча кабул ителгән махсус программа нигезендә районыбызда яңа мәдәният йортлары төзелде, искеләре яңартылды. Күлле Киме, Бәрәскә, Комыргуҗа, Яңа Шашы һәм башка мәдәният йортлары шундыйлардан.
– Ремонт эшләрен гыйнвар аенда башлап җибәрдек, – ди биредә эшләүче Арча МСО бригадасы мастеры Алмаз Рәхимов. – Бүгенге көндә китапханәдә эшләр ахырына якынлаша, җылылык кертәсе һәм буяу эшләре калып бара. Санузел эшләнелде. Спортзалда, тамаша залында кызу эш бара. Түшәмнәр яңартылды.
Мәдәният йорты  озакламый аякка басар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев