Мөдәрис улымның бәете
Ниләр генә булды икән сиңа Ник яшердең икән чиреңне. Моннан ачы хәсрәт юктыр инде Показать полностью.. Чыда йөрәк, чыда түз инде. Тыныч кына яшәп яткан чакта Берни әйтми китеп югалдың. Болай да яралы йөрәгемне Мәңге сүнмәс утларга салдың. Һәркемнең дә сүзен тыңлый идең, Кылганнарың булды изгелек. Сине уйлап хәйраннарга калам...
Ник яшердең икән чиреңне.
Моннан ачы хәсрәт юктыр инде
Чыда йөрәк, чыда түз инде.
Тыныч кына яшәп яткан чакта
Берни әйтми китеп югалдың.
Болай да яралы йөрәгемне
Мәңге сүнмәс утларга салдың.
Һәркемнең дә сүзен тыңлый идең,
Кылганнарың булды изгелек.
Сине уйлап хәйраннарга калам
Кайдан гына алыйм түземлек.
Соңгы тапкыр чәй эчкәндә, балам,
Никләр генә карап калмадым.
Үзәкләрне өзеп-өзеп киттең
Сабырлыгым бүтән калмады.
Иртән торгач карап торам
Күзем алмый зират буйларын.
Соңгы тапкыр җаның чыккан чакта
Ниләр булды икән уйларың?
Киленемне, киявемне алдың
Җитмәдеме сиңа, и Ходам,
Инде килеп газиземне алдың
Сабырлыклар гына бир, Аллам.
Хатыныңны тол калдырып,
Кызыңны ятим иттең.
Безне утларга салдың да
Кайтмас җирләргә киттең.
Соңгы юлларга озаттык
Хәер-догалар белән.
Урының оҗмахта булсын, дип,
Һәркөнне дога кылам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев